«Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры итеп Илнур Сөләйман улы Рәхимов билгеләнде - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры итеп Илнур Сөләйман улы Рәхимов билгеләнде

17.12.2021

«Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры итеп элек Татарстан Республикасының «Универсиада авылы» дәүләт автоном учреждениесен җитәкләгән Илнур Сөләйман улы Рәхимов билгеләнде. Коллективка яңа җитәкчене Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим итте.

Илнур Рәхимов Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр һәм сәясәт факультетын тәмамлаган (2010 ел), тарих фәннәре кандидаты.

Профессиональ эшчәнлек:

2010-2015 еллар – күргәзмә эшчәнлеге бүлеге башлыгы, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО аккредитация департаменты җитәкчесе;

2015-2021 елларда – Татарстан Республикасының «Универсиада авылы» дәүләт автоном учреждениесе директоры (Универсиада Авылы мэры).

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли