15.02.2023
«Эрмитаж-Казан» үзәге2023 елның 23 февралендә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсе ачыла.
Инде бер атнадан Казанда Дәүләт Эрмитажы бөек патшага, барлык заманның һәм халыкларның танылган гаскәр башлыгына багышланган зур эпопеясен тәкъдим итәчәк. 400 гә якын экспонат Александрның Көнчыгышка сәяхәте, грек мәдәниятенең Азиядә таралуы һәм Эллада классик сәнгатенең бөеклеге турында сөйләячәк.
Күргәзмәдә IV гасырдан алып XIX гасыр ахырына кадәрге археология, рәсем, корал, скульптура, зәркән сәнгате һәм нумизматика тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәгә килүче тамашачылар интерактив ярдәмендә борыңгы тарихи киңлекләргә сәяхәт ясый ала: балалар өчен уен зоналары, хуш исле станцияләр, мультимедиа һәм тактиль станцияләр.
Дәүләт Эрмитажының Көнчыгыш походка һәм эллинизм чорына багышланган беренче күргәзмәсе Санкт-Петербургта 2007 елда узды, 2010 елда ул Амстердамда, 2012 елда Сиднейда күрсәтелде. Хәзер яңартылган экспозиция Татарстан халкы игътибарына тәкъдим ителәчәк.
2023 елның 21-23 февралендә күргәзмә кысыларында Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Борисович Пиотровский катнашында «Казанда Эрмитаж көннәре» дип аталучы мәдәни-агарту программасы узачак.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли