Гавами урыннары бинасы ишегалды җәйге сезонга әзерләнә һәм Казан Кремленең борынгы фотосурәтләрен туплый - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Гавами урыннары бинасы ишегалды җәйге сезонга әзерләнә һәм Казан Кремленең борынгы фотосурәтләрен туплый

04.04.2023

Казан Кремленең Гавами урыннары бинасы ишегалдын җәйге сезонга әзерләү башланды. Бик тиздән ул үз кунакларын кабул итә алачак. Җәйге сезонның вакыйгалар программасы кысаларында без Казан Кремленең һәм Гавами урыннары бинасы ишегалдының архив фотоларын җыюны игълан итәбез.

Казан һәм Татарстан халкының күбесенең гаилә архивларында Казан Кремленең совет чоры фотосурәтләре, ә фотосурәтләр белән бергә Кремль турында җылы истәлекләр саклана. Альбом битләрендә еллар дәвамында сакланган гаилә фотолары һәм шәхси хикәяләр җәй көне Гавами урыннары бинасы ишегалдында узачак күргәзмәнең нигезенә салыначак.

Фотосурәтләрне җыю вакыты: 2023 елның 30 мартыннан 1 маена кадәр

Күчермәсен ясаган фотосурәтләрне һәм гаилә истәлекләрен fotokrmln@mail.ru электрон адресына юллый аласыз.

Оештыручылар – Татарстан шәһәрләрен үстерү институты белән берлектә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы

Гавами урыннары бинасы ишегалды гасырлар дәвамында хуҗалык ихтыяҗлары өчен кулланыла һәм күп еллар дәвамында игътибардан читтә кала. Бинаны төзекләндергәннән соң, ишегалды җирлегендә дә эш башлана. 2022 елның декабрендә ул беренче тапкыр киң җәмәгатьчелек өчен ял итү урыны буларак ачылды. Биредә беренче мәртәбә Кремльнең Яңа ел ярминкәсе узды. Шәһәр халкы һәм туристлар бу урынны аеручы яратып кабул итте.

Җәй көне ишегалды яшеллеккә күмеләчәк, инеш һәм буа су белән тулыландырылачак, ресторан һәм кафе террасалары ачылачак, күңел ачу чаралары үткәреләчәк.

Проект белән Татарстан шәһәрләрен үстерү институты, Мәскәүнең «Рождественка» бюросы, Казанның Miriada Group һәм «Татинвестгражданпроект» компаниясе шөгыльләнә. Эш барышында авторлар тарихи үзенчәлекләрне исәпкә ала һәм әлеге киңлекне тирә-юньдәге тарихи һәйкәлләр ансамбленә килешле итә.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли