«Идел буе Казаны: халык мәдәнияте образлары» күргәзмәсе октябрь ахырына кадәр озайтылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Идел буе Казаны: халык мәдәнияте образлары» күргәзмәсе октябрь ахырына кадәр озайтылды

Казан Кремленең Гавами урыннарында урнашкан «Идел буе Казаны: халык мәдәнияте образлары» күргәзмәсе 2023 елның 31 октябренә кадәр озайтылды

Экспозициядә XIX гасырның икенче яртысында – XX гасырның беренче яртысында Татарстан Республикасы җирлегендә яшәүче Идел буе халыкларының 29 костюм комплексы тәкъдим ителә. Бу шәһәр һәм авыл халкының традицион киемнәре. Костюм комплексларының күп кенә элементлары (кием, бизәнү әйберләре, аксессуарлар) музейларда һәм шәхси коллекцияләрдә сакланып калган экспонатлар нигезендә кулдан эшләнгән.

 Күргәзмәгә керү ирекле

Эш режимы:

дүшәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе 10:00-18:00, җомга – 11:00-20:00

2023 елның 1 октябреннән 2024 елның 30 апреленә кадәр эш режимы:

lүшәмбе – ял көне, сишәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе 10:00-18:00, җомга – 11:00-20:00.

Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Гавами урыннары, 1 подъезд, 2 кат

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли