«Казан Кремле» Музей-тыюлыгы «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсы лауреаты булды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Казан Кремле» Музей-тыюлыгы «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсы лауреаты булды

20.12.2021

Казан Кремле «Музей-тыюлыгы» «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсы лауреаты һәм «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсы дипломанты булды.

«Халык өчен хезмәт күрсәтү» номинациясендә Казан Кремле буенча ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен видеогид иң яхшысы дип табылды.

Видеогид планшеттагы 19 видеосюжеттан гыйбарәт. Аларда экскурсовод рус ишарәләре телендә борынгы ныгытма тарихын сөйли. Экскурсия маршрутының күрсәтмә картасы бар. Картадагы һәр тукталышка Казан Кремле архитектура һәйкәлләренең берсе турында хикәя туры килә. Материалны кабул итү тагын да уңайлы булсын өчен видеогид субтитрлар белән тулыландырылган.

Видеогид белән шулай ук Казан Кремленең рәсми youtube-каналында һәм музей-тыюлыкның сайтында «Физик мөмкинлеге чикле кешеләр өчен» өстәмә биттә танышырга мөмкин.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли