03.11.2023
Хөрмәтле кунаклар!
2023 елның 6 ноябрендә Казан Кремленең музейлары һәм күргәзмә заллары гадәти режимда эшләячәк.
«Эрмитаж-Казан» үзәге, Татарстанның табигый тарих музее, Туп утары музее, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, Благовещение соборы тарихы музее, Спас манарасы музее, Гавами урыннары күргәзмә заллары һәм «Манеж» күргәзмә залы эш графигы: 10:00-18:00
Ислам мәдәнияте музееның эш режимы: 9:00-19:30
Кассалар Музей һәм күргәзмә залларының эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала ябыла.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли