Казан Кремлендә Әдилә Хәйбуллина белән кино очрашулар - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремлендә Әдилә Хәйбуллина белән кино очрашулар

Гавами урыннары бинасында кино тәнкыйтьчесе Әдилә Хәйбуллина белән кино очрашулары циклы узачак. Катнашучыларны «Тобол» (реж. И.Зайцев), «Русская игра» (реж. П. Чухрай) һәм «Русский бунт» (реж. А. Прошкин) фильмнарын карау һәм фикер алышу көтә.

Кино күрсәтүләр циклын «Тобол» фильмы башлап җибәрәчәк. Очрашуда режиссер Игорь Зайцевның сюжеты һәм авторлык алымнары тикшереләчәк. Кичә программасына шулай ук фильм башланганчы 30 минут алдан «Иллюзия осталары» күргәзмәсе буенча танышу экскурсиясе керә. Экскурсия вакытында «Тобол» фильмының төп геройларының берсе Петр I костюмына аерым игътибар биреләчәк, шулай ук катнашучылар костюмнар буенча рәссам Дмитрий Андреевның башка эшләре турында фикер алышачак.

Фильм турында:

«Тобол» – Алексей Ивановның шул ук исемдәге романының сюжет линияләренең берсе мотивлары буенча төшерелгән  тарихи драма.

Петр I нең яңа гвардиясенең яшь офицеры Иван Демарин патша кушуы буенча Себернең чик буена – Тобольскка китә. Монда Иван үзенең беренче мәхәббәте белән очраша һәм үз полкы белән бергә Яркенд алтын эзләүче җирле кенәзләрнең заговорына тартыла. Аның ныгытмасы кыргый джунгарлар гаскәрләре белән уратып алына, ә ярдәм сорарга беркем булмый…

Спикер: Әдилә Хәйбуллина – кино тәнкыйтьчесе, кино белгече, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан театр училищесында «Кино тарихы» дисциплинасының югары категорияле укытучысы, Россиянең төрле мәйданчыкларында «Кино сәнгате» юнәлеше буенча лекор, халыкара кинофестивальләр жюри әгъзасы һәм эксперты.

Кайчан: 24 октябрьдә 18:00 сәгатьтә

Кайда: Гавами урыннары, 1 подъезд, 2 кат

Бәясе: 300 сум

Билетны сылтама буенча үтеп алырга мөмкин

Киләсе кино очрашулары 17 ноябрьдә һәм 8 декабрьдә узачак.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли