Казан Кремленең баш архитекторы «КФУда PROНаука» проектында катнашачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремленең баш архитекторы «КФУда PROНаука» проектында катнашачак

01.11.2023

10 ноябрьдә Казан федераль университетында «КФУда PROНаука» фәнни-популяр проектының «КОД: галим»дип аталган XVII сериясе узачак. Чакырылган лектор сыйфатында «Казан Кремле» музей-тыюлыгының баш архитекторы Рөстәм Зәбиров чыгыш ясаячак.

PROНаука2024 елда билгеләп үтеләчәк Казан университетының 220 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар сериясенә старт бирәчәк. Килүчеләрне фәнни-популяр лекторийлар, интерактив (мастер-класслар, тәҗрибәләр, экспериментлар), интеллектуаль уеннар һәм викториналар, квестлар һәм башка күп күңел ачу чаралары көтә.

«”КФУда PROНаука” яңа форматта узачак. Без төп интерактив зоналарны билгеләдек, алар өч аудиториягә исәпләнгән – яшьләр, балалар, шәһәр халкы өчен фәнни-популяр. Контент әлеге аудиториянең сорауларына туры китереп сайланган. Быел PROНауканың генераль партнеры булып Россиянең «Белем» җәмгыяте тора. Чараның хедлайнерлары булып бик танылган шәхесләр – язучы, телевидение алып баручысы, гроссмейстер торачак. Фәнни көн тәртибен Казан федераль университетының әйдәп баручы экспертлары трансляцияләячәк», – дип сөйләде КФУның мәгълүмат сәясәте Департаменты директоры Елена Ельшина.

Проектның хедлайнерлары булып Россиянең «Белем» җәмгыяте лекорлары: халыкара гроссмейстер, шахмат буенча команда дөнья чемпионатының ике тапкыр җиңүчесе Сергей Карякин, Россиянең танылган тележурналисты, НТВда «Техника могҗизасы» һәм «Тере ризык» телевизион программаларының авторы һәм алып баручысы Сергей Малоземов, легендар Россия блогеры, язучы Дмитрий Пучков, Фәнне популярлаштыручы, «Без космоска ышанабыз» проектының алып баручы лекторы Артем Корзунов.

Шулай ук чакырылган лектор  сыйфатында «Казан Кремле» музей-тыюлыгының баш архитекторы Рөстәм Зәбиров чыгыш ясаячак. Ул Казан Кремленең басып алынмаслык ныгытмадан алып һәркем өчен ачык булган музейга кадәр озын тарихи юлы, Кремль манараларының нинди серләр саклавы, музей — тыюлык җирлегендә Казанның иң борынгы таш бинасын күрергә мөмкин булуы, Кремльдә нинди археологик табылдыклар табылуы турында сөйләячәк.

Проектның фәнни тылын КФУның гомум танылган спикерлары тәэмин итәчәк: биомедицина юнәлеше буенча проректор, Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры Андрей Киясов, Ясалма интеллект, робототехника һәм системалы инженерия институты директоры Дмитрий Чикрин, Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты директоры Михаил Абрамский.

«Татарстан Республикасы картасын җый» тизлеккә пазл җыю чемпионатында, төрле мастер-классларда катнашырга мөмкин булачак, аларда, мәсәлән, хирургик җөйләр ясарга өйрәтәчәкләр, – дип аңлата Елена Александровна. – Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен лекцияләр узачак, анда алар грантны ничек отарга, нейросетьне ничек алданга һәм башка күп нәрсәләрне өйрәнәчәк. Моннан тыш, фәнне популярлаштыручы, «Упоротый палеонтолог» YouTube-каналы авторы Дмитрий Соболев белән танышу булачак, ул мавыгуның һөнәргә әйләнүен һәм осталык серләре белән уртаклашачак».

Программаның төп элементларының берсе «Наука» федераль телеканалыннан «Снимай науку!» күргәзмәсе булачак. Бәйге җиңүчеләренең фото эшләре гадәти булмаган ракурслар белән шаккатырачак. Алар арасында «Зәңгәр топаз», «Елга үзәнендәге Айсберг», «Борынгы үрмәкүч биюе», «Төнге су катламындагы Кальмар».

Бу PROНауканың яңалыгы – видеоподкастлар зонасы. «Актив егетләрне без подкастлар яздыруда көтәбез. Иң яхшы видеоларны яңартылган UNIVER TV телеканалында күрсәтәчәкбез, – дип вәгъдә итте департамент директоры. – Чара ахырында барыбызны да сюрприз көтә: КФУның Дизайн һәм пространство сәнгате институтыннан грандиоз мэппинг-шоу. Без һәркемне монда катнашырга чакырабыз. Фән кызыклы, мавыктыргыч, бик заманча һәм яшь!»

Кайчан: 2023 елның 10 ноябре 15.30- 21.30

Кайда: КФУның икенче уку корпусы (Кремль ур., 35)

Шулай ук КФУның рәсми төркемендә «ВКонтакте» социаль челтәрендә трансляцияләнәчәк.

Чарада катнашу түләүсез, алдан теркәлү буенча.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли