12.01.2022
Бүген, җөмәдиәл-ахир айның 9 нчы көнендә (12 гыйнвар), Казан Кремленең “Кол Шәриф” мәчетендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа проектын – Изге Коръәннең кулъязма мүсхәфен язуны рәсми рәвештә башлап җибәрү һәм тәкъдир итү чарасы узды.
Чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча республика Оештыру комитеты утырышы кысаларында башкарылды.
Күп санлы кунаклар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында, Оештыру комитеты утырышында катнашучылар, мөфтиләр, Россиянең танылган мөселман дин әһелләре, хакимият органнары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләренең хәер-фатихасы белән профессиональ хаттат тарафыннан Изге Коръәннең «Фатиха» сүрәсе язылды.
Проект илебездә Коръәнне өйрәнү һәм ислам дине гыйлеме өчен фәнни кыйммәткә ия булачак. Мүсхәфне язу — Татарстан мөфтиятенең Коръәнгә хезмәт итүдә эзлекле эшчәнлегенең кульминацион этабы итеп тә кабул ителәчәк. Әлеге эшнең нәтиҗәсе булып үзебезнең, җирле фәнни-гыйльми берләшмә күзәтчелегендә җирле хаттат тарафыннан кулдан язылган мүсхәф булачак һәм ул күп тираж белән бастырылып дөнья күрәчәк.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли