13.04.2023
Быел «Казан Кремле» музей-тыюлыгы беренче тапкыр «Мин рәссам – мин шулай күрәм» инклюзив иҗади бәйгенең партнеры булды.
Бәйге 2016 елдан физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр, аларның абый-апалары, эне-сеңелләре өчен үткәрелә.
Казан Кремлендә 21 апрельдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Классика көннәре» программасы кысаларында бәйгегә багышланган иҗади дәрес үткәрелә. Бәйгедә катнашу өчен музей коллекциясеннән танылган сәнгать әсәрләренең күчерелмәсен ясарга кирәк.
Россиянең төрле шәһәрләрендәге утыз дүрт музейның белгечләре бәйгенең жюри әгъзалары. Бәйге нәтиҗәләре буенча һәр музейдан өчәр җиңүче сайлап алыначак, шулай ук махсус бүләкләр биреләчәк. Иң яхшы эшләр күргәзмәдә тамашачыларга тәкъдим ителәчәк.
Бәйгене оештыручы: музейларда сәнгать һәм иҗат турында проектларны гамәлгә ашыручы «Колесо Обозрения» инвалид балаларны һәм яшьләрне социомәдәни реабилитацияләү буенча коммерцияле булмаган автоном оешма.
Бәйге Президент грантлары фонды биргән Президент гранты чарасына башкарыла.
Проектның партнеры: Татарстан Республикасы мәдәният ДБУ «Әкият» балалар үзәге.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли