28.04.2022
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы май бәйрәмнәренә чаралар программасы буенча гид әзерләде.
Күргәзмәләр, интерактив экскурсияләр, квестлар, мастер-класслар, иҗади дәресләр һәм башкалар 2022 елның 30 апреленнән 9 маена кадәр.
Музейларның эш вакыты
Дүшәмбе-якшәмбе – 10:00-18:00 (Җомга 11:00 – 20:00)
Касса музейларның эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала ябыла
Узган ел озак реконструкцияләүдән соң Гавами бинасы ачылды, аның беренче катында кафе, рестораннар һәм кофеханәләр урнашкан.
Гавами бинасындагы аш-су урыннары:
Элеккеге Юнкер училищесын бинасында
Тулырак мәгълүмат һәм язылу өчен телефон: +7(843) 567-81-42
«Эрмитаж-Казан» үзәге
Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе буенча экскурсия
Бәясе: өлкәннәр – 400 сум; студентлар, пенсионерлар – 300 сум; укучылар – 250 сум.
Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе буенча балалар өчен гаилә интерактив программасы
Бәясе – 300 ₽
Тулырак мәгълүмат һәм язылу өчен телефон: +7(843) 567-80-34
Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музее
«Борынгы дәүләтләр дөньясында» экскурсиясе
Бәясе – 100₽ башлана
«Борынгы символ тарихы» интерактив экскурсия
Бәясе – 200 ₽
«Тирмә-сюрприз» мастер-класс
Бәясе – 300 ₽
Квест «Кызыл мөһер сере»
Бәясе – 150 ₽
«Батырның могҗизалы аты» мастер-класс
Бәясе – 250 ₽
Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен «Кремльгә кагыл: Татар халкы һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музее» дип аталучы экскурсия
Бәясе – түләүсез, алдан язылырга кирәк
Тулырак мәгълүмат һәм язылу өчен телефон: +7(843) 567-80-24
Татарстанның табигать тарихы музее
«Җир үзәгенә сәяхәт» экскурсиясе
Бәясе – 350 ₽
«Югалган дөньяларга сәяхәт» экскурсиясе
Бәясе – 350 ₽
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Өченче планета серләре» интерактив программасы (4-7 яшь)
Бәясе – 300 ₽
Мастер-класс (“Осталар шәһәре»)
«Туңдырма»
Бәясе – 350 ₽ башлана
«Борынгы җанварлар эзеннән» мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен (4-7 яшь) интерактив программа
Бәясе – 300 ₽
«Казан аждаһалары сере» интерактив фәнни шоу (Әлбәттә, фән!)
Бәясе – 450 ₽
«Ачышлар бүлмәсе» микроскоплар белән интерактив дәрес
Бәясе – 350 ₽
Квест «Югалган дөнья сере»
Бәясе – 450 ₽
Мастер-класс («Осталар шәһәре»)
«Прованс пейзажы»
Бәясе – 350 ₽ башлана
«Аллы-гөлле муенса» фетрдан бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс («Осталар шәһәре»)
Бәясе – 350 ₽ башлана
Тулырак мәгълүмат һәм язылу өчен телефон:+7(843) 567-80-35
Ислам мәдәнияте музее
«Сокландыргыч бакча» тәлинкәне декупажлау буенча мастер-класс
Бәясе – 350 ₽
«Пыяланы бизәкләү» мастер-классы
Бәясе – 300 ₽
«Идел буеның мөселман цивилизациясе: Болгардан Казанга кадәр» төп экспозициясе буенча экскурсия
Бәясе – 250 ₽
Интерактив уен илебез данын яклаган һәм батырлык кылган кешеләрнең исемнәрен искә алырга, татар халкы тарихына һәм мирасына кагылырга тәкъдим итә. Кергәндә тамашачыларга картиналарга кагылышлы сораулар һәм биремнәр белән буклет тапшырыла. Экспозициядә шул сорауларга җавап эзләп табарга кирәк булачак. Барлык биремнәрне чишеп квестны үтә алган кунакларга бүләк тапшырылачак.
Тулырак мәгълүмат һәм язылу өчен телефон: +7(843) 567-81-64
Туп утары музее
«Сезнең курчак» иҗади дәрес
Бәясе – 200 ₽
«Пейп-арт» иҗади дәрес
Бәясе – 200 ₽
«Витражлы пластилинография» иҗади дәрес
Бәясе – 200 ₽
«Автор фоторамкасы» иҗади дәрес
Бәясе – 200 ₽
«Мушкеттан автоматка кадәр: ату коралы тарихыннан» күргәзмәсе буенча экскурсия
Бәясе – керү билеты белән түләүсез
«Без тынычлык ясыйбыз» акциясе
Теләге булган һәркем акциядә катнаша һәм үзенең Җиңү көнен сурәтли ала. Акциядә катнашучыларга истәлекле сувенирлар тапшырылачак.
Тулырак мәгълүмат һәм язылу өчен телефон: +7(843) 567-81-60
Манеж күргәзмәләр залы
«Анимация тылсымы» иҗади дәрес
Бәясе – 250 ₽
«Пресинема» күргәзмәсе буенча экскурсия
Бәясе – 150 ₽
Тулырак мәгълүмат һәм язылу өчен телефон: +7(843) 567-80-68
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли