08.09.2023
2023 елның 8-10 сентябрендә Казанда Россиядә өченче һәм иң масштаблы «НУР» Халыкара медиа сәнгать фестивале узачак. Аның вакыйгалары шәһәр буенча 10 нан артык локацияне, шул исәптән Казан Кремлен дә колачлый.
Фестиваль 7 сентябрьдә ачыла. Төп программа 8 сентябрьдә башлана һәм берьюлы 14 вакыйганы үз эченә ала: 12 инсталляция, цифрлы сәнгать күргәзмәләре, шулай ук НУРxТинькофф маппинг-шоуы.
Быел Казан Кремленең Спас манарасы НУРхТинькофф маппинг-шоуы белән балкып торачак. Россия, Италия һәм Чилидан open call финалистларыннан биш проекция шоуы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы һәйкәлен танымаслык итеп үзгәртәчәк һәм аны бөтенләй яңа, көтелмәгән яктан ачачак. Фестиваль көннәрендә жюри бәйге җиңүчеләрен билгеләячәк. Алар акчалата бүләкләр белән бүләкләнәчәкләр.
Кайчан: 8-10 сентябрь, 19:00 – 22:00
Кайда: Казан Кремленең Спас манарасы
Керү түләүсез
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли