«Казан Кремле» Музей-тыюлыгы «Үзенчәлекле караш» программасы кысаларында «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фондының «Музей экспонатларының тактиль күчермәләрен булдыру» конкурсында җиңүче булды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Казан Кремле» Музей-тыюлыгы «Үзенчәлекле караш» программасы кысаларында «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фондының «Музей экспонатларының тактиль күчермәләрен булдыру» конкурсында җиңүче булды

16.12.2021

Күрмәүче һәм начар күрүче тамашачылар өчен грантны гамәлгә ашыру барышында Казан Кремле архитектура һәйкәлләре фасадларының 10 тактиль күчермәсе булдырылачак.

Казан Кремле архитектура һәйкәлләре фасадларының тактиль күчермәләрен булдыру аларны күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен махсус экскурсиядә, балалар һәм өлкәннәр өчен күчмә программаларда кулланырга мөмкинлек бирә, күрмәүче һәм начар күрүче тамашачылар өчен тәкъдим ителгән программаларның санын арттырырга һәм төрлеләндерергә ярдәм итә.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли