10.08.2022
Быел Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына багышланган «Төнге Велофест» 13 нче августтан 14 нче августка каршы төндә узачак.
Катнашучылар 20:00 сәгатьтә 1 нче Май мәйданында җыела башлый, велоколонна 22:00 сәгатьтә кузгалып китә һәм Кремль яр буенда 00:30 сәгатьтә тәмамлый. Фестивальдә катнашу өчен 5 августтан 13 августка кадәр «Төнге велофест» сайтында теркәлергә кирәк.
Велосипедчылар төнге Казан буйлап 17 км узачак – маршрут шәһәрнең тарихи өлешен һәм аның елга арты районын колачлый. Юлда өч тукталыш планлаштырылган – «Казан» гаилә үзәге, «Ак Барс Арена» стадионы һәм Кремль яр буе.
13-14 августта “Төнге велофест” вакытында шәһәр үзәгендәге урамнар автомобильләр хәрәкәте өчен ябылачак:
13 августта 20:00 сәгатьтән 22:30 сәгатькә кадәр Кремль урамының Кремль урамы 1 нче номерлы йорттан башлап Чернышевский урамына кадәр өлеше, 20:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр – 1 Май мәйданы һәм Меңьеллык мәйданы юнәлешендә Ивановский авышлыгы ябыла.
21:30 сәгатьтән 22:30 сәгатькә кадәр чикләү Чернышевский урамы (Чернышевский урамының 9 нчы йортыннан Дзержинский урамының 7 нче йортына кадәр) һәм Дзержинский урамында (Чернышевский урамыннан Батурин урамына кадәр аралыгы) гамәлдә булачак.
21:30 сәгатьтән 22:40 сәгатькә кадәр Батурин урамында (Миславский урамыннан Кремль ярына кадәр өлеше) һәм Зур Кызыл урамында (Миславскийдан Батурин урамына кадәр өлеше) транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
21:30 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр Меңьеллык мәйданында һәм Кремль дамбасыннан Декабристлар урамына кадәр, Декабристлар урамында бер якка хәрәкәт туктатылачак.
Хәрәкәтне чикләүнең тулы схемасы белән Казан Мэриясе сайтында танышырга мөмкин.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли