«Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсендә март аена программа - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсендә март аена программа

Март аенда «Эрмитаж-Казан» үзәгендә сәнгать турында лекцияләр, уен программалары, тематик экскурсияләр һәм күргәзмә әсәрләренә багышланган хуш ис уйнату узачак!

5, 6, 7 и 8 мартта 11:00 һәм 14:00 сәгатьтә «Фламанд рәссамнары сәнгатендә һәм тормышында хатын-кызлар»

Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе буенча тематик программа. Программа ахырында сәнгать әсәренә багышланган хуш ис уйнатыла.

Бәясе: өлкәннәр: 400 ₽; студентлар, пенсионерлар: 300 ₽; укучылар: 250 ₽.

5, 6 һәм 7 мартта 13:00 сәгатьтә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе буенча гаилә уен программасы

Интерактив программада катнашучылар ерак XVII гасырга, бөек рәссамнар һәм осталар иленә гаҗәеп сәяхәткә китәчәк.

Бәясе: 300 ₽

5, 6, 7 һәм 8 Март 15:00 сәгатьтә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе буенча «Һәркемгә кызыклы экскурсия»

Җыелма төркем өчен экскурсия. Катнашучыларны танылган рәссамнар, фламанд сәнгатенең алтын гасырына караган вәкилләре – Рубенс, Йорданс, Ван Дейк, Теннис һәм аларның замандашлары әсәрләре белән танышу көтә.

Бәясе: өлкәннәр: 400 ₽; студентлар, пенсионерлар: 300 ₽; укучылар: 250 ₽.

12, 13, 19, 20, 26 һәм 27 мартта 13:00 сәгатьтә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе буенча гаилә уен программасы

Интерактив программада катнашучылар ерак XVII гасырга, бөек рәссамнар һәм осталар иленә гаҗәеп сәяхәткә китәчәк.

Программаның бәясе: 300 сум

15:00 сәгатьтә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе буенча «Һәркемгә кызыклы экскурсия»

Җыелма төркем өчен экскурсия. Катнашучыларны танылган рәссамнар, фламанд сәнгатенең алтын гасырына караган вәкилләре – Рубенс, Йорданс, Ван Дейк, Теннис һәм аларның замандашлары әсәрләре белән танышу көтә

Бәясе: өлкәннәр: 400 ₽; студентлар, пенсионерлар: 300 ₽; укучылар: 250 ₽.

15-17 мартта «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Дәүләт Эрмитажы хезмәткәрләреннән лекцияләр узачак

15 мартта  10:00 һәм 16:00 сәгатьтә

Темасы: «20-21». Заманча сәнгать нәрсә ул?»

Заманча сәнгать – бик зур һәм динамик дөнья, ул даими рәвештә үсештә. Аны нинди дә булса кысалар, терминнар һәм билгеләмәләр белән чикләү, димәк, бөтен гүзәллектән мәхрүм итү дигән сүз.…

Заманча сәнгать практикаларының чишмә башы кайда? Соңгы унъеллыкта сәнгатьнең нинди форматлары һәм төрләре барлыкка килде? Бу лекциядә без төп тенденцияләрне билгеләрбез. Алар contemporary art киңлекләрендә адашмаска ярдәм итәр һәм һәркемгә үз юлын күрсәтер.

16 мартта 10:00 һәм 16:00 сәгатьтә

Тема: «Ян Фабр: традиция һәм хәзерге заман арасында»

Лекция Бельгия рәссамы, сынчы, драматург һәм режиссер Ян Фабрга багышлана. Оста 40 ел дәвамында үз иҗаты белән тамашачыларны аптырашта гына калдырып калмый, ә иң мөһиме әлеге сәнгатьнең бөек фламандлылар – Рубенс һәм Ван Эйка чорыннан ук үзгәрмәвен раслый һәм үзенең борынгы Нидерланд мәктәбе традицияләрен эзлекле дәвам итүен күрсәтә.

«Мин алпамшалар гәүдәсендәге кәрлә», «рухи төшенкелек каһарманы, матурлык гаскәре», – рәссам үзе хакында шулай дип белдерә. Ул үткәндәге мираска каршы килеп инкарь итми, киресенчә, аның алдында баш ия һәм югары максатларга – рухи матурлыкка хезмәт итү, мәдәният ядкарьләрен саклау өстендә эшли.

17 мартта 10:00 һәм 16:00 сәгатьтә

Тема: «Иҗатның серле дөньясы: урта гасыр остаханәсеннән алып хәзерге заман осталарының заманча студияләренә кадәр»

Гасырлар дәвамында рәссамнарның остаханәләре изге иҗади урын булып санала. Бу урта гасыр скрипториясе, яңарыш чорының остаханәсе, яисә заманча останың яңа модалы студиясе булса да, «Atelierd`Artiste»ның төп вазыйфасы үзгәрешсез кала – ул сәнгать әсәре булдырыла торган урын.

Лекциядә без кискен үзгәрешләрнең мавыктыргыч юлын карап үтәрбез. Алар ярдәмендә 20 гасыр азагына остаханәләрнең элеккеге сакраль киңлектән, яки яңадан торгызу чорының белем бирү үзәгеннән, дистәләрчә квалификацияле белгечләр, заманча фәнни эшләнмәләр кулланып эшләүче,технологик яктан катлаулы оешмага әверелде.

Лектор: Елена Александровна Кривенцова, Дәүләт Эрмитажының фәнни-агарту бүлегенең махсус программалар секторы методисты, Дәүләт Эрмитажы мәктәп үзәгенең «Заманча сәнгать лабораториясе» җитәкчесе.

Лекцияне офлайн һәм онлайн форматта тыңлап була. Катнашу кагыйдәләре

Лекторийны уздыру урыны – «Эрмитаж-Казан» үзәгенең лекцияләр залы. Урыннар саны чикләнгән. Билетны алдан алу һәм язылу мәҗбүри

Бер лекциягә билет бәясе 150 сум

Өстәмә мәгълүмат һәм программаларга язылу:
+7 (843) 567-80-32
+7 (843) 567-80-34
hermitage-kazan@mail.ru

Сезнең сорауларга җавап бирергә шат булачакбыз!
Адрес «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, “Эрмитаж-Казан» үзәге (3 кат)

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли