25.04.2023
«Эрмитаж-Казан» үзәгеАпрель аенда «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Дәүләт Эрмитажы белән берлектә оештырылган «Классика көннәре» фестивале уза. Традиция буенча, Дәүләт Эрмитажы тупланмасындагы антик сәнгать һәйкәлләренә багышланган балалар рәсемнәре күргәзмәсе төп вакыйга булачак.
Бүгенге көндә музейда 37 эш тупланган, шуларның унысы проектның инклюзив өлеше кысаларында башкарылган.
Рәсемнәр бәйгесендә катнашу өчен оештыручылар 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалардан торган фокус-төркем туплады. Катнашучылар күргәзмәдә экскурсиядә булды, Дәүләт Эрмитажы тупланмасындагы Казан Кремлендә тәкъдим ителгән шедеврларны карады һәм Александр Македонский тарихы турында күп яңалыклар белде. Экскурсия тәмамлангач, балалар үз белемнәрен үзләре тирәнәйтеп бөек гаскәр башлыгы турындагы риваятьләр һәм мифлар белән танышты.
Проектның инклюзив өлеше «Мин рәссам – мин шулай күрәм» бәйгесе кысаларында иҗади дәрестә узды. Катнашучылар гаилә темасына танылган музей сәнгать әсәренең аңлатмасын ясады.
Мондый мастер-класслар бөтен ил буенча музейларда узачак. Җиңүчеләрне Россиянең 18 шәһәреннән 34 музей экспертлары сайлап алачак. Иң яхшы йөздән артык эш ноябрь аенда Мәскәү музеенда күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк. Бәйгене оештыручы – АНО «Колесо Обозрения».
Фестиваль кысаларында шулай ук «Эрмитаж-Казан» үзәгенең социаль челтәрләрендә ораторлык осталыгы онлайн-бәйгесе уза. Бәйгедә катнашу өчен күргәзмә һәм шулай ук Александр Македонский турында мифлар һәм легендалар белән танышкан катнашучыларның фокус-төркеме җыелган.
Катнашучылар үзләренә кызыклы булган тарихны сайлап алып видеога яздырырга тиеш. Әлеге видеороликларны «Эрмитаж-Казан» үзәгенең социаль челтәрләрендә карарга һәм ошаган эш өчен тавыш бирергә, шулай ук нәтиҗәләрне белергә мөмкин.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли