«Сәнгать төнендә» «Кремль аһәңе» экскурсиясе - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Сәнгать төнендә» «Кремль аһәңе» экскурсиясе

31.10.2023

4 ноябрьдә ел саен үткәрелә торган «Сәнгать төне» акциясе кысаларында «Кремль аһәңе» сәнгать проекты белән танышырга мөмкин: биш тавыш инсталляциясе Казан Кремле диварларында һәм биналарында яшеренгән.

Кураторлык экскурсиясе барышында сез шәһәрнең танылган архитектура объектлары һәм символлары тарихын белерсез, тавышлар аша Казан Кремленең вакыт борылышларындагы язмышын ачучы вакыйгалар калейдоскобы белән танышырсыз.

Проект Formate студиясе, «Замороженная конина» арт-төркеме һәм локаль рәссамнар белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Кайчан: 2023 елның 4 ноябрендә 19:00 сәгатьтә

Кайда: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы

Катнашу бушлай, сылтама буенча алдан теркәлү кирәк.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли