28 апрельдән Казан Кремленең элеккеге Спас-преображение монастыре җирлегендә «Казан Кремле Бөек Ватан сугышы елларында» дип аталучы баннер күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

28 апрельдән Казан Кремленең элеккеге Спас-преображение монастыре җирлегендә «Казан Кремле Бөек Ватан сугышы елларында» дип аталучы баннер күргәзмәсе ачылды

28.04.2022

28 апрельдән «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган чара кысаларында «Бөек Ватан сугышы елларында Казан Кремле» дигән баннер күргәзмәсе уза.

Сугыш елларында ТАССР илнең көнчыгышында иң мөһим тылларның берсе була. Республиканың төп ныгытмасы искәрмә түгел. Мәсәлән, Казан Кремлендә 1940-1950 елларда күп санлы дәүләт учреждениеләре һәм оешмалары урнаша. Кремль җирлегендә хакимият органнары, шул исәптән ТАССР Югары Советы, Казан танк училищесының киң тармаклы  инфраструктурасы һәм Мәскәүдән эвакуацияләнгән 22-нче номерлы Казан авиация заводы тулай торагы була.

Ул чорда Кирмән биналарын куллану эзсез узмый, шуңа күрә күргәзмә кысаларында Казан Кремленең архитектура ансамблен реставрацияләү проблемаларына аерым игътибар бирелә.

Күргәзмә элеккеге Спас-Преображение монастыре җирлегендә урнашкан.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли