«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Рубенс белән парта артында» дип аталучы мәктәп бәйрәме - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Рубенс белән парта артында» дип аталучы мәктәп бәйрәме

Яңа уку елы башланырга бик аз вакыт калып бара.

«Эрмитаж-Казан» үзәге укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны Белем көнендә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсендә «Рубенс белән парта артында» дип аталучы мәктәп бәйрәмендә катнашырга чакыра.

Программага үзегез өчен уңайлы вакытка алдан язылырга кирәк.

Әлеге чара 10 нан артык кешедән торган төркемнәр өчен үткәрелә. 

«СӘНГАТЬ ӘЛИФБАСЫ» УЕН ПРОГРАММАСЫ

Махсус Белем көненә беренче сыйныф укучылары өчен «Сәнгать әлифбасы» исемле уен программасы әзерләнде.

Беренче сыйныф укучылары һәм башкалар өчен «Сәнгать әлифбасы» уен программасы. Беренче сыйныф укучылары өчен Фламанд сәнгате күргәзмәсе буенча махсус программа. Хәрефләр ярдәмендә катнашучылар фламанд рәссамнарының тарихы һәм картиналары белән бәйле яшерен сүзләрне чишәчәк. Ван Дейк, Йорданс, Тенирс һәм башка рәссамнар белән бергә бөек оста Рубенс укучыларының уңыш серләрен ачачак. Программа укучыларга берләшергә һәм яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итәчәк. Бу сезнең сыйныфыгызның беренче тату һәм уртак җиңүе булачак.

Билет бәясе: 300₽ (керү билеты+экскурсия+уен+сувенир)

«ФЛАМАНД СӘНГАТЕНЕҢ АЛТЫН ГАСЫРЫ» КҮРГӘЗМӘСЕ БУЕНЧА УЕН КАРТАСЫ

Карта балаларга һәм ата-аналарга керү билетлары буенча бирелә.

Керү билетларының бәясе: өлкәннәр-300₽, ташламалы (студентлар, пенсионерлар) – 200₽.

КЕЧЕ МӘКТӘП ЯШЕНДӘГЕЛӘР ӨЧЕН «СӘНГАТЬ АУЧЫЛАРЫ» УЕН ПРОГРАММАСЫ

Кече мәктәп яшендәгеләр өчен «Сәнгать аучылары» уен программасы – уен формасында сәнгать әсәрләре белән танышу. Һәр залда катнашучылар, биремнәрне үтәп, хуш исләр буенча картиналарны табачак, сюжетларны чишеп 17 йөзнең гамәли сәнгать предметлары, рәсемнәр, графика рәсемнәре турында беләчәк. Уен элементлары тарих һәм фламанд осталары сәнгате белән таныштырып, нәни кунакларыбызга иң якты тәэсирләр бүләк итәчәк!

Бөек рәссамнарның – Рубенс, Йорданс, Ван Дейк, Тенирс һәм аларның замандашларының иҗат әсәрләре күңелегездә калачак, ә музей сәяхәте катнашучыларны яңа белемнәр белән баетачак.

Билет бәясе: 300₽ (керү билеты+экскурсия+уен+сувенир)

УРТА МӘКТӘП ЯШЕНДӘГЕЛӘР ӨЧЕН «ФЛАМАНД РӘССАМНАРЫ ҺӘМ АЛАР ИҖАТ ИТКӘН ӘСӘРЛӘРНЕҢ СЕРЛӘРЕ» УЕН ПРОГРАММАСЫ

Урта мәктәп өчен «Фламанд рәссамнары һәм алар иҗат иткән әсәрләрнең серләре» уен программасы. Программада катнашучылар 17 гасыр фламанд сәнгате белән уен рәвешендә танышачак. Зиннәтле портретлар һәм пейзажларны күрәчәк, әсәрләрнең сюжетларындагы символларны, көмештән һәм фил сөягеннән ясалган предметларның серләрен ачачаклар. 17 гасырның бөек рәссамнары – Рубенс, Ван Дейка, Йорданс, Теннирс һәм аларның замандашларының тормыш юллары хакында гаҗәеп фактлар беләчәк. Килегез, белегез, серләрне чишегез һәм сәнгатькә якынрак булыгыз!

Билет бәясе: 300₽ (керү билеты+экскурсия+уен+сувенир)

«ФЛАМАНД СӘНГАТЕНЕҢ АЛТЫН ГАСЫРЫ» КҮРГӘЗМӘСЕ БУЕНЧА ЭКСКУРСИЯ

Экскурсиядә катнашучылар XVII гасыр Фландриясе буйлап сәяхәттә булачак һәм үз илләрен бөтен дөньяга таныткан күренекле рәссамнар белән танышачак. Бөек рәссамнар – Рубенс, Йорданс, Ван Дейк, Теннирс һәм аларның замандашларының иҗат әсәрләре иң якты тәэсирләр бүләк итәчәк. Рәсем һәм графикадан тыш, тамашачы декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре белән дә таныша ала.

Билет бәясе:

Мәктәп укучылары – 150 ₽

Экскурсия хезмәте күрсәтү
1-10 кешелек төркемгә – 1500 ₽;
11-20 кешелек төркемгә – 2000 ₽;
21-30 кешелек төркемгә – 2500 ₽.

«ХӘЗИНӘ ЭЗЛӘГӘНДӘ» КВЕСТЫ

Казан Кремле җирлегендә «Хәзинә эзләгәндә» квесты. Балаларны борынгы ныгытмада мавыктыргыч маҗаралар көтә. Биремнәрне чишеп, балалар Казан Кремленең төп истәлекле урыннары белән танышачак: Кол Шәриф мәчетенең һәм борынгы Благовещение соборының эчке һәм тышкы күренешен караячак, Сөембикә ханбикә һәм Казан Изге Ана иконасы турында риваятьне тыңлаячак. Хәзинә яшерелгән сандыкны тапкач, алтын эзләүчеләр белән бүлешәчәкбез. 

Билет бәясе: 450₽ (уен+экскурсия+хәзинә)

Программаларда Пушкин картасы буенча катнашу мөмкин

Программага язылыгыз һәм билетларны онлайн яки Пушкин картасы буенча сатып алыгыз

Барлык программаларга алдан язылу кирәк.

Программага үзегез өчен уңайлы вакытка алдан язылырга кирәк. Әлеге чара 10 нан артык кешедән торган төркемнәр өчен үткәрелә. 

Өстәмә мәгълүмат, программаларга һәм экскурсияләргә язылу өчен телефон номерлары: +7(843) 567-80-32, +7(843) 567-80-34

Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге (3 кат).

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли