30.08.2023
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленең яңартылган Спас манарасында булды. Ремонт эшләреннән соң монда музей ачылды.
Спас манарасын реконструкцияләү 2022 елда башланган. Музейда төрле тарихи этаплар чагылдырыла. Аларда ныгытма фортификациясе һәм Спас манарасы сурәтләнә. Монда аның билгеле бер вакыт аралыгында, ягъни Идел буе Болгарыннан башлап бүгенге көнгә кадәр нинди юл үтүе турында сөйләнелә.
Музейны планлаштырганда Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре ярдәм итте. Экспозицияне булдыру өчен йөздән артык әйбер җәлеп ителде, алар арасында корал, архитектура элементлары, төзелеш материаллары.
Музей киңлеге видеопроекцияләр, шулай ук сенсор экраннарындагы мәгълүмат блоклары белән тулыландырылган. Анда текст, картография, графика форматында һәм 3D-модельләштерү чаралары белән зур күләмдә мәгълүмат тәкъдим ителә.
Казан Кремленең Спас манарасы 1 сентябрьдә ачыла.
Материалны ТР Рәисе матбугат хезмәте тәкъдим итте
Камилла Солтанова фотолары
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли