«Эрмитаж-Казан» Үзәгендә Мәскәү шәһәренең «Собрание» музее коллекциясендәге «Музыкаль тылсым. XVIII-XX гасырның механик курчаклары һәм сирәк очрый торган антиквар» күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Эрмитаж-Казан» Үзәгендә Мәскәү шәһәренең «Собрание» музее коллекциясендәге «Музыкаль тылсым. XVIII-XX гасырның механик курчаклары һәм сирәк очрый торган антиквар» күргәзмәсе ачылды

«Собрание» музееның үсеш департаменты арт-директоры Чураева Светлана Алексей кызы, үз чиратында, зур рәхмәт белдерде һәм: «Беренче күчмә күргәзмәнең кунакчыл, колоритлы, үзенчәлекле башкалада, борынгы риваятьләрнең йөрәге булган – Казан Кремлендә ачылуы, аеруча куанычлы», – дип өстәде.

«Безнең өчен бу, һичшиксез, мөһим проект. Беренче тапкыр коллекция предметларын Казанда тәкъдим итәбез», – дип сөйли «Собрание» музеена нигез салучы Давид Якобашвили. – «Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары өчен бу күргәзмә чын Яңа ел бүләге, музыка һәм механика дөньясына мавыктыргыч сәяхәт булыр дип өметләнәм».

16 декабрьдә «Эрмитаж-Казан» ҮзәгендәМәскәү шәһәренең «Собрание» музее җыентыгына караган, Европаның шәхси музей фондларында сакланган гаҗәеп һәм сирәк экспонатларга багышланган «Музыкаль тылсым. XVIII-XX гасырның механик курчаклары һәм сирәк очрый торган антиквар» күргәзмәсе ачылды.

Казан халкының һәм кунакларының XVIII–XX гасырларга караган антиквар әйберләр, автоматоннар, үзләре уйный торган музыкаль уен кораллары, механик курчаклар белән танышу мөмкинлеге бар. Коллекциянең төп үзенчәлеге – оригиналь музыкаль механизм булу.

Күргәзмә ачылышында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Натфуллин Дамир Данил улы сәламләү сүзе белән чыгыш ясады: «Бүген мәдәният бәйрәме, музей бәйрәме. Бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгы Европаның иң эре, шәхси музейларының берсе булган «Собрание» музееның уникаль күргәзмәсен кабул итә. Яңа ел алдыннан Казан Кремлендә мондый күргәзмәләр ачу матур традициягә әверелде. Бу залда балачагыбыз, үткәнебез турындагы истәлекләр яңара…»

«Собрание» музееның үсеш департаменты арт-директоры Чураева Светлана Алексей кызы, үз чиратында, зур рәхмәт белдерде һәм: «Беренче күчмә күргәзмәнең кунакчыл, колоритлы, үзенчәлекле башкалада, борынгы риваятьләрнең йөрәге булган – Казан Кремлендә ачылуы, аеруча куанычлы», – дип өстәде.

Күргәзмә 2022 елның 27 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли