Февраль аенда «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Дәүләт Эрмитажы җыелмасыннан «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе ачыла. - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Февраль аенда «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Дәүләт Эрмитажы җыелмасыннан «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе ачыла.

23 февральдән «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе эшли башлаячак.

Казан Кремлендәге Дәүләт Эрмитажының уникаль күргәзмә проекты тамашачыларны XVII – XVIII гасырларда дөньяда иң әһәмиятле Фламанд сәнгате коллекцияләренең шедеврлары белән таныштырачак.

Дөнья күләмендә танылган рәссамнар – Питер Пауль Рубенс, Антонис Ван Дейк, Якоба Йорданс, Давид Тенирс әсәрләре – Казан халкын һәм кунакларын көтә. Экспозиция составында – утыз рәсем, басма графика һәм XVII гасыр Фландрия осталарының декоратив-гамәли сәнгать әйберләре.

Күргәзмәдә күпчелек картиналар Эрмитажга нигез салучы – Әби патша Бөек Екатерина Икенченең шәхси коллекциясеннән алынган.

Күргәзмә «Казанда Эрмитаж көннәре» мәдәни-агарту программасы белән үрелеп бара, ул кураторлык экскурсиясен, балалар өчен мәдәни-белем бирү программасын үз эченә ала.

Сорауларга түбәндәге телефоннар аша җавап алырга була:
+7(843)567-80-32, +7(843)567-80-34
hermitage-kazan@mail.ru

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли