«Манеж» күргәзмәләр залында «Кенәз Йосыповлар морза нәселе. Көнчыгыш сюитасы» - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Манеж» күргәзмәләр залында «Кенәз Йосыповлар морза нәселе. Көнчыгыш сюитасы»

26 июль көнне 16:00 сәгатьтә «Манеж» күргәзмәләр залында «Архангельское» музей-утары тупланмасының «Кенәз Йосыповлар морза нәселе. Көнчыгыш сюитасы» күргәзмәсе ачыла.

Кенәз Йосыповларның нәсел тарихы – Россия кенәзләре исәбенә керүче титуллы санаулы төрек кавеменең юлы. Танылган династиянең һәр буыны Россия тарихында якты эз калдыра. Безнең көннәрдә Йосыповлар белән бәйле тарихи һәйкәлләр һәм коллекцияләр илебез мәдәни мирасының алтын фонды булып санала. «Кенәз Йосыповлар морза нәселе. Көнчыгыш сюитасы» күргәзмәсендә 400 дән артык экспонат тәкъдим ителгән һәм аларның күбесе беренче тапкыр күрсәтелә.

Күргәзмә проекты шәҗәрәсендә Х гасырның хәлифе сәхәбәләренә барып тоташкан атаклы кенәз нәселенең Россия тарихында уйнаган ролен, аның илнең икътисади һәм мәдәни үсешенә керткән өлешен күрсәтә.

Тулы бер бүлек морза гаиләсенең атаклы вәкиле, зур түрә, дипломат, эшмәкәр һәм, иң мөһиме, коллекционер һәм Европа дәрәҗәсендәге мәдәният эшлеклесе Николай Борисович Юсуповка багышлана. Күргәзмәгә килүчеләр беренче тапкыр аның һәм сеңелләренең балачакларында ясаган рәсемнәрен күрәчәк.

Күргәзмәдә Йосыповларның соңгы өч буыны хакындагы мәгълүмат аеруча тулы һәм һәр яклап тасвирлана. Зинаида Николаевна һәм аның ире Ф.Ф. Сумароков-Эльстон, аларның уллары Николай һәм Феликс хатыны Ирина белән, кенәз Йосыповлар титулын йөртүче соңгы гаилә әгъзасы кызлары Ирина («Бэби»).

Фотографияләрдән тыш, күргәзмәдә Феликс һәм Иринаның рәсемнәре, аның мемуар очеркы һәм Феликс истәлекләренең беренче басма нөсхәсе тәкъдим ителә.

Күргәзмә ачылу тантанасының махсус кунагы – Халыкара бәйгеләр лауреаты, пианист, композитор Дмитрий Мячин. Ул «По росе Юсуповского сада» музыкаль программасын башкарачак.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли