Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында кышкы музыкаль кичләр узачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында кышкы музыкаль кичләр узачак

27.12.2022

1-13 гыйнварда Казан Кремле җирлегендә музыкаль башкаручылар, төркемнәр һәм ди-джейларның концертлары узачак.

1 гыйнвар, 19:00

Яңа елның беренче кичендә мәйданчыкта сезне «Киви» кавер-төркеме, һәркайсыбыз яратып өлгергән хитларны диско, рок-н-ролл, поп, рок һәм блюз стилендә башкаручы артистларыбыз, шулай ук шәһәренең иң яхшы кичәләрендә үзләренең комик һәм сетлар белән тамашачыны таң калдырган DJ Malsi musi каршы алачак.

3 гыйнвар, 19:00

Бу көнне Казанның синти-поп проекты «ОММАЖ»ның электрон музыкасы һәм мультижанрлы кавер-төркем Kudriның музыкаль номерлары астында романтик кышкы музыка кичәсе узачак.

6 гыйнвар, 19:00

Җомга киче Lia & Ben дуэты һәм Казанның этно-джаз музыкаль төркеме — Shanu акустик лаунж астында узачак.

13 гыйнвар, 19:00

Иске Яңа елны поп-альтернатив жанрында башкаручы Fauzia, диско һәм поп башкаручы Тамара NOVA һәм Казанның танылган джаз коллективы JIVEны тыңлап уздырырга мөмкин булачак

Enter интернет-журнал белән берлектә.

Чыгышлар Консистор манарасы янындагы мәйданчыкта үзачак.

Исегезгә төшерәбез, 20 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр Гавами бинасы ишегалдында Кремльнең Яңа ел ярминкәсе эшләячәк. Ишегалды өчен махсус бизәү концепциясе эшләнде, җирлеккә арт-объектлар урнаштырылды һәм 17 метрлы чыршы куелды. Ярминкә дәвамында спектакльләр, музыкаль кичәләр, мастер-класслар һәм башка күңел ачу чаралары узачак. Чараларга керү ирекле. Тулырак программа белән ишегалдының телеграмма-каналында танышырга мөмкин: t.me/pm_kremlin.

Оештыручылар – «Казан Кремле» музей-тыюлыгы белән берлектә Татарстан шәһәрләрен үстерү институты.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли