Гавами урыннары ишегалдында балалар өчен «Туган тел» дәрес-спектакле күрсәтеләчәк - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Гавами урыннары ишегалдында балалар өчен «Туган тел» дәрес-спектакле күрсәтеләчәк

15.06.2023

2023 елның 18 июнендә 13:00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының ишегалдында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артислары балалар һәм яшүсмерләр өчен «Туган тел» дип аталган кызыклы дәрес-спектакль тәкъдим итәчәк.

Дәрес-спектакль балаларны татар телен дөрес һәм камил кулланырга өйрәтә. Бу спектакльдә татар телендә аралашканда башка телдәге сүзләрне кулланмаска кирәклеге һәм сленгтан котылу турында әйтелә. Шулай ук балаларда һәм яшүсмерләрдә туган телләренә мәхәббәт уятуга, ә сәхнә сөйләменең матурлыгы әдәби татар телен куллануны пропагандалауга юнәлдерелгән.

Кайчан: 18 июнь 2023 ел, 13:00

Кайда: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы Гавами урыннары ишегалды

Керү ирекле

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли