06.06.2023
2023 елның 15 июнендә 19:00 сәгатьтә Гавами урыннары ишегалдында «Казан Кремле. Татарстанның төп иҗтимагый киңлеген ничек уңышлы файдаланырга» дигән сорау буенча фикер алышу булачак. Ул «Шәһәр модераторлары» программасы кысаларында узачак.
Казан Кремле модернизацияләүгә юнәлеш алды: анда фестивальләр ешрак уза, яңа иҗтимагый киңлекләр барлыкка килә, шуңа бәйле рәвештә музей-тыюлык җирлеге шәһәр халкын һәм турисларны күбрәк җәлеп итә. Ә бу үз чиратында Кремль җирлеген уңышлы файдалануны таләп итә. Фикер алышу барышында башкала халкы нинди чараларны кызыксыну белән яратып кабул итә, Кремль җирлегенә шәһәр проектлары ничек интеграцияләнә ала, Кремльдә бизнеска урын табарга мөмкинлеге һәм башка сораулар каралачак.
Спикерлар:
Фикер алышу җәмәгатьчелек урыннарын проектлаучыларга, күңел ачу чараларын оештыручыларга, эшмәкәрләргә, экскурсоводларга, музей хезмәткәрләренә һәм гомумән барлык шәһәр халкына кызыклы булачак.
Чарага килергә теләүчеләр өчен сылтама буенча түләүсез теркәлү каралган.
Кайчан: 2023 елның 15 июне, 19: 00
Кайда: Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалды
«Шәһәр модераторлары» программасы Telegram-каналы: https://t.me/city_moderators
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли