«Мирас һәм традицияләр» декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәсе 17 июльдә Гавами урыннары күргәзмә залында ачыла - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Мирас һәм традицияләр» декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәсе 17 июльдә Гавами урыннары күргәзмә залында ачыла

17 июльдә 14:00 сәгатьтә Гавами урыннары күргәзмә залларында «Мирас һәм традицияләр» декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәсе ачылачак. Әлеге күргәзмә атказанган осталарның һәм рәссамнарның уникаль авторлык эшләре аша Россия халыклары мәдәниятләренең берләшүен тәкъдим итәчәк.

Биредә декоратив-кулланма сәнгатьнең 15 юнәлеше буенча 400дән артык эш тәкъдим ителәчәк: лак миниатюрасы, керамика һәм фарфор, таш кисү сәнгате, эмальер сәнгате, металлны сәнгатьле эшкәртү, автор курчаклары, сөяк һәм агачтан сәнгатьле уеп ясау, корал сәнгате, тире эшкәртү, пыяла эшкәртү, зәркән сәнгать, этник бизәнү әйберләре сәнгате, цифрлы графика. Күргәзмәдә Татарстан, Башкортстан, Дагстан һәм Алтай Республикаларыннан; Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан; Мәскәү, Свердловск, Түбән Новгород өлкәләреннән; Ненец автономияле округыннан, Ставрополь краеннан, Луганск Халык Республикасыннан талантлы осталарның эшләре күрсәтелә.

Эмальер сәнгатен яратучылар Карл Фаберже техникасында эмальер эшләренең искиткеч экспозициясе белән таныша алачак. Шулай ук кунаклар заманча рәссамнарның классик рәсем сәнгате экспозициясен күрә алачак. «Мирас һәм традицияләр» күргәзмәсе дәвамында кунаклар танылган рәссамнар һәм осталар белән аралаша ала. Чара видеофильмнар күрсәтү белән озата барачак. Күргәзмә 23 июльгә кадәр дәвам итә.

Шулай ук күргәзмә кысаларында лекцияләр һәм мастер-класслар узачак:

  • 17 июльдә 17:00 сәгатьтә – «Моисейкин: традицияләр һәм инновацияләр заманча декоратив — кулланма сәнгать контекстында». Спикер: сәнгать белгече-культуролог Елена Графова
  • 18 июльдә 16:00 сәгатьтә – «Балык тиресе белән эшләү үзенчәлеге». Спикер: халык сәнгать һөнәрләре остасы Илдар Фәхретдинов
  • 19 июльдә 17:00 сәгатьтә – «Тиредән ассамбляж техникасы» буенча мастер-класс. Спикер: Россиянең декоратив-кулланма сәнгате Рәссамнар берлеге әгъзасы, Милан рәссамнар ассоциациясе әгъзасы: Il Circolo dellarte sui Navigli Crande, Cuizart, Bagutta, Gruppo amici della Versilia (Италия) рәссамнар төркеме әгъзасы, заманча рәссам-инсталлятор Андрей Коробейников
  • 20 июльдә 17:00 сәгатьтә – «Куинджи һәм Рерих укытучы һәм укучы». Спикер: халыкара сәнгать фондының Мәскәү рәссамнар берләшмәсе рәисе, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре Лариса Комарова
  • 22 июльдә 16:00 сәгатьтә – «Ювелир ташларның сәнгатьле бизәлеше классификациясе». Спикер: сәнгать белгече, Россиянең декоратив-кулланма сәнгате Рәссамнар берлеге әгъзасы, рәссам-җәүһәрче Надежда Әхмәтшина

Тулырак телеграмма-каналда

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли