«Татар костюмы – традицияләр һәм трансформация» күргәзмәсе 2023 елның 31 маена кадәр дәвам итә - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Татар костюмы – традицияләр һәм трансформация» күргәзмәсе 2023 елның 31 маена кадәр дәвам итә

«Татар костюмы – традицияләр һәм трансформация» күргәзмәсе 2023 елның 31 маена кадәр дәвам итә.

Күргәзмә экспозициясендә – Татарстан осталарының XIX гасыр – XX гасыр башы материалларыннан (Кытай ефәге, Италия винтаж тукымасы һ.б) ясаган Казан татарларының тарихи костюмнары. «Татар костюмы – традицияләр һәм трансформация» күргәзмәсендә милли костюм дизайнерларының заманча стилизацияләнгән коллекцияләрен дә күрергә мөмкин. Костюмнар хатын-кызларның милли бизәнү әйберләре һәм «күн мозаика» техникасында Казан тегүен кулланып башкарылган эшләнмәләр белән тулыландырылган.

Эш режим:
Дүшәмбе — ял көне
Сишәмбе-якшәмбе — 10:00-18:00
Җомга — 11:00-20:00

Касса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала алдан ябыла

Билет бәясе:
Керү билеты — 100 ₽
Ташламалы керү билеты — 80 ₽
18 яшькә кадәр балаларга керү түләүсез

Билет алу

Пушкин картасы буенча билет алу

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли