16.10.2023
Яңартылган мең сумлык купюрада Казан Кремленең архитектура объектларының барлыкка килүе – безнең истәлекле урыннар: Сөембикә манарасы һәм Сарай чиркәве турында сөйләү өчен тагын бер мөмкинлек.
Сөембикә манарасы XIV-XVII гасыр татар һәм рус архитектурасының уникаль симбиозы булып тора. Бу манара белән күп кенә легендалар бәйле, ул Казан һәм Татарстанның төп символларының берсе.
Ә Сарай чиркәве бинасы XVII гасырда төзелә. Хәзерге вакытта биредә татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музее урнашкан. Ул татар халкының дәүләтчелеге барлыкка килү тарихына, этногенезына, диненә һәм традицияләренә багышланган.
Киләсе елда «Казан Кремле» музей-тыюлыгына 30 ел тула. Ул 24 ел дәвамында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты булып тора. Яңа банкнотларда безнең истәлекле урыннарның барлыкка килүе турындагы хәбәр туган көн алдыннан безнең өчен бик күңелле.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли