Юнкер училищесы корпусы
Объектның тасвирламасы
Бина 1840 елларда Казан Кирмәненең үзәк өлешендә архитектор П.Г. Пятницкий җитәкчелегендә төзелә. Башта ике катлы кирпеч бина кантончылар, ягъни хәрбиләрнең уллары (ир бала туган көненнән үк хәрби ведомствога беркетелеп, махсус түбән гаскәри мәктәптә солдат хезмәтенә хәзерләнә торган була) өчен казарма сыйфатында хезмәт итә. 1860 нчы елларда бина хәрби училищега тапшырыла, ул тиздән Юнкер училищесына (юнкер император армиясендә –гаскәри берләшмә җитәкчесе белән офицер арасындагы хәрби исем) үзгәртелә. 1909 елда училище урта буын җәяүле гаскәр офицерларын әзерләү өчен хәрби училищега әверелә.
Совет чорында бинага өстәп өченче кат салына. 1919 елда бинада җәяүле гаскәр өчен курслар, соңрак Берләшкән Казан мөселман команда курслары уздырыла. 1937 елның мартында мәктәп җәяүле гаскәр училищесына әйләнә. 1941 елның апрелендә бинада бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләр өчен белгечләр әзерләү бара. Уку йорты Казан танк училищесы дип атала. Бөек Ватан сугышыннан соң биредә төрле профильдәге учреждениеләр урнаша.
Бинаның озынлыгы соңгы рус классицизмы кысаларында башкарылган, симметрияле планировка, кырыс мәһабәт тышкы кыяфәт моны раслап тора. Өч ишек чебакса осталары стилендә (Чебакса авылы хөрмәтенә аталган) тимердән чүкеп роза, күкчәчәк, маскароннар белән үрелеп ясаган түбә белән бизәлгән. Корпусның фасадлары шомартылган. Беренче кат рустика алымы, тәрәзәләр йөзлекләр белән бизәлгән. Төп керү юлы тышкы яктан асылмалы тимер фронтон белән аерылып тора.
1994-1995 елларда архитекторлар Г.М. Гаязов, В.О. Попов, И.Б. Харисов җитәкчелегендә бина реставрацияләнә, ә 2001-2005 елларда бина музей экспозицияләре өчен җайлаштырыла. Хәзерге вакытта элеккеге Юнкерлар училищесында «Эрмитаж-Казан» үзәге һәм Татарстанның Табигать тарихы музее урнашкан.