Преображенская манарасы
Объектның тасвирламасы
Турыпочмаклы куәтле манара XVI гасырда Псков осталары тарафыннан Хан ныгытмасының Теменск манарасы урынында төзелә һәм Казан Кирмәне җирлегенә көнбатыштан керү юлы була. Башта манара янәшәсендә Троицк-Сергиев монастыре булганга күрә, Сергиевская исемен ала, соңрак ныгытма җирлегендә урнашкан Спас-Преображенский монастыре хөрмәтенә үзгәртелә.
Башта төзелеш ак таштан ясалган, агач чатыр түбәле, күзәтү каланчасы һәм сугыш бойницасы, яки мылтыктан, пулеметтан ату өчен ныгытма диварына ясалган тишеге булган башы киселгән пирамида рәвешендә була. Соңрак бойницалар капланыла, иске чатыр түбәне алыштыралар, диварлар шомартылып тигезләнә һәм нәтиҗәдә манараны саклау вазыйфаларында кулланмый башлыйлар.
1970 нче елларда манара төзекләндерелә һәм кабат фортификация корылмасы була. Манараның агач чатыр түбәсе тергезелә, ә аның өске өлешендә – каравыл өе булдырыла, бинаның түбәсенә Зилант сүрәте төшерелгән тимер прапор беркетелә.
Беренче яруста манара көчле контрфорсларга таяна. Агач капкалары тимер белән тышланган була. Тышкы яктан капка өстендә икона урнаштыру өчен урын калдырыла. Манараның икенче ярусы беренчесеннән ярымтүгәрәк рәвешендәге таш белән аерыла. Ике аркалы уем манара белән тоташкан торыкка кушылган сугыш юлына алып чыга. Икенче ярус өстендә урнашкан реставрацияләнгән каравыл манарасы хәзер Казан Кирмәне күренешләрен карый торган, күзәтү мәйданчыгы сыйфатында кулланыла.