Спас-Преображенский соборы
Объектның тасвирламасы
Собор Спас-Преображенский монастыре биналары комплексы составына керә. Безнең көннәргә соборның музейлаштырылган археологик өлешләре сакланып калган.
Преображенский соборы Казан Кирмәненең көньяк-көнбатыш өлешендә төзелә. Башта түбән ярусы ак ташлы агач чиркәү 1550 елларда төзелә һәм Преображенский дип атала. Монда Казанның беренче архиепискобы Гурий монахлык кабул итә. Ул 1563 елның 5 декабрендә Преображенский соборының түр өлешенең артына күмелә, ә аның кабере Спас-Преображенский монастыре зиратында беренче була. Соңрак биредә танылган руханилар һәм Казан диния академиясе профессорлары, сәүдәгәрләр һәм хәрбиләр, түрәләр җирләнә.
1579 елда агач чиркәү янып бетә һәм аның урынына таштан алты баганалы өч алтарь аркасы булган биш башлы Преображенский соборына нигез салына. Собор агач чиркәүнең янгыннан сакланып калган таштан эшләнгән җир асты каты өстенә төзелә.
XVIII гасырда Преображенский соборының төньяк һәм көньяк диварларына галереяләр ясала. Көньяктан соборның түбән ярусы биеклегендә гөмбәз түбәле җәйге ачык корылма, ә төньяктан – ике катлы галереяләр төзелә. Аның түбән каты трапеция рәвешендәге зур ташка, аркасыман капма-каршы гөмбәзгә таяна. Галереянең икенче каты монастырь башлыгы йортын Никола Ратный чиркәве белән тоташтыручы коридор булып хезмәт итә. Галереянең көнчыгыш ягында киң алгы як баскычы була.
XVIII гасыр уртасында архимандрит Феофил Игнатович Преображенский соборының диварларын күтәрә, борынгы мичкә сыман түбә урынына яңа – тимер дугаларга урнашкан түбә куя һәм чиркәүне беренче тапкыр тимер белән каплый.
1901 елда соборның көнбатыш ягыннан бөтен киңлегенә янкорма ясала..
1920 нче елларда Спас-Преображениеский соборын шартлаталар. Безнең көнгә кадәр аның нигезе һәм «мәгарәсе» сакланып калган. Объект музейлаштырылган.