01.09.2021
2018 елда Россия Президенты Владимир Путин «Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында»гы Указга кул куйды. 2020 ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтү елы дип игълан ителде. Бу мөһим дата республиканың тарихи һәм мәдәни үсешендәге тәҗрибәсен аңлауга, бу чорда булган казанышларга һәм кыенлыкларга, уй-фикерләргә һәм гамәлләргә яңа күзлектән карауга бәйле.
Сезне Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Тарих һәм музей киңлекләрендә милли мәдәният» дип аталучы «Тугызынчы Кирмән укулары» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакырабыз.
Конференция кысаларында түбәндәге сораулар каралачак:
Конференциядә катнашырга фәнни-тикшеренү институтлары һәм оешма хезмәткәрләре, музей, музей-тыюлыклар, күргәзмә заллары җитәкчеләре һәм фәнни хезмәткәрләре, югары уку йортлары мөгаллимнәре, шулай ук һөнәри мәнфәгатьләре музей проектларын гамәлгә ашыру белән бәйле булган белгечләр чакырыла. Доклад (чыгыш) ясау өчен презентацион материаллар әзерләргә киңәш ителә.
Конференция нәтиҗәләре буенча материаллар җыентыгын бастыру планлаштырыла.
Кулланылган әдәбият исемлеге текстан соң урнаштырыла (ГОСТ Р 7.05-2008 таләпләре буенча рәсмиләштерелә).
Конференция Word форматында ике төрле файлда nauka.kreml@tatar.ru электрон адресы буенча кабул ителә.
Оештыру комитеты фәнни дәрәҗәсе һәм конференция темасына туры килмәгән гаризаларны кире кайтарырга мөмкин. Һәр катнашучы электрон тартмаларына шәхси чакыру хаты һәм конференция программасының проектын кабул итә.
Элемтәләр:
Тел.: +7 (843) 567-80-29
e-mail: nauka.kreml@tatar.ru