«Тугызынчы Кирмән укулары» бөтенроссия фәнни-гамәли конференция - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Тугызынчы Кирмән укулары» бөтенроссия фәнни-гамәли конференция

01.09.2021

Тасивирлама

2018 елда Россия Президенты Владимир Путин «Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында»гы Указга кул куйды. 2020 ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә  Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтү елы дип игълан ителде. Бу мөһим дата республиканың тарихи һәм мәдәни үсешендәге тәҗрибәсен аңлауга, бу чорда булган казанышларга һәм кыенлыкларга, уй-фикерләргә һәм гамәлләргә яңа күзлектән карауга бәйле.

Сезне Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Тарих һәм музей киңлекләрендә милли мәдәният» дип аталучы «Тугызынчы Кирмән укулары» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакырабыз.

Конференция кысаларында түбәндәге сораулар каралачак:

  1. Мәдәниятләрнең күптөрлелегенә һәм үзара хезмәттәшлегенә тарихи караш;
  2. Музей киңлекләрендә тарихи хатирәләр һәм төбәкләрнең этнокультура образлары;
  3. Шәһәр киңлегендә милли мәдәният;
  4. Тарихи-мәдәни мирас: заман таләпләрен өйрәнү һәм популярлаштыруның яңа мөмкинлекләре.

Конференциядә катнашырга фәнни-тикшеренү институтлары һәм оешма хезмәткәрләре, музей, музей-тыюлыклар, күргәзмә заллары җитәкчеләре һәм фәнни хезмәткәрләре, югары уку йортлары мөгаллимнәре, шулай ук һөнәри мәнфәгатьләре музей проектларын гамәлгә ашыру белән бәйле булган белгечләр чакырыла. Доклад (чыгыш) ясау өчен презентацион материаллар әзерләргә киңәш ителә.

 Конференция нәтиҗәләре буенча материаллар җыентыгын бастыру планлаштырыла.

Фәнни материалларны рәсмиләштерүгә таләпләр

  • Бит зурлыгы – А4.
  • Күләме – 8 биттән артык булмаска тиеш.
  • Кырлар: өске һәм аскы – 2 см, сул як – 3 см, уң як – 1 см. Кызыл юл – 1,25 см.
  • Бит – китапча, тигезләү – бит киңлегендә.
  • Редактор: Microsoft Office Word, шрифт «Times New Roman», шрифт зурлыгы – 14 (таблица өчен – 12), юл арасындагы интервал – 1,5, кызыл юл – 1,25 см; бит параметрлары: өске һәм аскы кырлар – 2 см; сул як – 3 см; уң як – 1,5 см; сноски квадрат җәяләр эчендә [1], бит санын күрсәтеп [1, б. 21], архив документлары – бит санын күрсәтеп [1, б. 3].
  • Материалның исеме: бит уртасына, ярым калын, зур хәрефләр белән языла.
  • Авторның (авторларның) исем фамилиясе һәм урыны: уң яктан курсив хәрефләр белән.
  • Төп текст.
  • Текст грамматик һәм мәгънәви хаталарга тикшерелгән булырга тиеш.

Кулланылган әдәбият исемлеге текстан соң урнаштырыла (ГОСТ Р 7.05-2008 таләпләре буенча рәсмиләштерелә).

Конфренциядә катнашу шартлары

Конференция Word форматында ике төрле файлда nauka.kreml@tatar.ru электрон адресы буенча кабул ителә.

Оештыру комитеты фәнни дәрәҗәсе һәм конференция темасына туры килмәгән гаризаларны кире кайтарырга мөмкин. Һәр катнашучы электрон тартмаларына шәхси чакыру хаты һәм конференция программасының проектын кабул итә.

Элемтәләр:
Тел.: +7 (843) 567-80-29
e-mail: nauka.kreml@tatar.ru