«Татарстан Республикасы – тарих, мәдәният һәм гореф-гадәтләр» темасына «Балалар өчен Кирмән укулары» I Республикакүләм фәнни-гамәли конференция - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Татарстан Республикасы – тарих, мәдәният һәм гореф-гадәтләр» темасына «Балалар өчен Кирмән укулары» I Республикакүләм фәнни-гамәли конференция

31.08.2021

Тасвирлама

2021 елның 21 октябрендә «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгында «Татарстан Республикасы – тарих, мәдәният һәм гореф-гадәтләр» темасына багышланган «Балалар өчен Кирмән укулары» I Республикакүләм фәнни-гамәли конференция узачак.

Конференциянең Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелүе Татарстан Республикасы тарихына, туган телне саклау, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне өйрәнүгә кагылган сорауларның мөһимлеген ассызыклый.

Конференциянең максаты:

  • мәктәп укучыларында ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләү;
  • Татарстан Республикасы тарихы һәм мәдәнияте хакындагы белемнәрне ныгыту;
  • яшь буынны республиканың тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүгә җәлеп итү;
  • фәнни-тикшеренү эшенә кызыксыну уяту.

Конференциядә урта һәм югары сыйныф мәктәп укучылары катнаша ала. Доклад (чыгыш) ясау өчен презентацион материаллар әзерләргә киңәш ителә.

Конференциядә килеп катнашырга кирәк булачак.

Конференциядә катнашу өчен гаризалар һәм доклад текстлары 2021 елның 6 сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: nauka.kreml@mail.ru

Координация һәм оештыру эшләре өчен җаваплы – Муратова Дарья Владимировна, фәнни-методик эшләр бүлеге хезмәткәре.

Элемтәләр өчен телефон: +7 (843) 567-80-29, e-mail: nauka.kreml@mail.ru.