«Туристлык-рекреация өлкәсен үстерүгә тарихи-мәдәни мирасның йогынтысы» россиякүләм фәнни-гамәли конференция - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Туристлык-рекреация өлкәсен үстерүгә тарихи-мәдәни мирасның йогынтысы» россиякүләм фәнни-гамәли конференция

01.09.2021

Тасвирлама

2021 елның 16-17 апрелендә «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университет базасында «Туристлык-рекреация өлкәсен үстерүгә тарихи-мәдәни мирасның йогынтысы» россиякүләм фәнни-гамәли конференция (чит илләр катнашында) узачак.

Конференциянең Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр, шулай Татарстан Республикасында Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелүе, тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм аны туристлык өлкәсе белән тыгыз бәйләнештә алып барып бөтен дөньяга таныту мәсьәләләрен мөһимләштерә.

Конференция Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышлана һәм ИКОМОС программасы кысаларында дөньяның 50 илендә үткәрелә.

Конференциянең төп юнәлешләре:

  • мәдәният җәмгыятьнең тотрыклы үсешенә йогынты ясаучы фактор;
  • заманча җәмгыятьтә тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү, саклау, арттыру һәм куллану;
  • мәдәни мирасны саклауда информацион технологияләр;
  • Россия өлкәләрендә күпмилләтле мәдәни мирасны саклау тәҗрибәсе;
  • авыл һәм шәһәр җирлегендә гомер итүчеләрне, мәдәният объектларын археологик һәм этнографик тикшерү;
  • фән һәм белем бирүдә гадәти-көнкүреш мәдәнияте (әйләнә-тирә-табигый, рухи)$
  • заманча иҗтимагый-икътисадый шартларда мәдәни туризмны үстерүнең өстенлекле алымнары;
  • илләр һәм төбәкләр үсешендә, аерым мәдәни күренешләрне дөньяның мәдәни мирасына кертүдә экологик һәм этнографик туризмның роле;
  • Татарстанның тарихи-мәдәни мирасын тәкъдим итүдә, әһәмиятлелеген арттыруда һәм алга этәрүдә туризмның роле;
  • инклюзив туризм өлкәсенең үсеш юллары һәм барлыкка килгән сораулар;
  • музей белеме һәм музей процессларының тарихы һәм хәзерге торышы;
  • Тарихта һәм халыклар мәдәниятендә туган якны өйрәнү эше;
  • этнографик музейларның тарихыһәм хәзерге торышы;
  • төрле төркемгә керүче музей тамашачылары өчен программалар әзерләгәндә тарихи-мәдәни мирасның роле;
  • Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә туристларга яңа маршрутларны музей фондларында һәм экспозицияләрдә чагылдырылган халыклар һәм милли төркемнәр тарихына, мәдәниятенә нигезләнеп эшләү;
  • Археология һәм этнография музейлары: аларның тарихы һәм төрләре (ачык һавада урнашкан музейлар, шул исәптән экомузейлар, технопарклар һ. б.);
  • тарихи, туган якны өйрәнү, әдәби һәм сәнгать музейлары: аларның тарихы һәм халык иҗатын өйрәнүгә керткән өлеше;
  • COVID -19 коронавирус йогышының дөньяның матди (биналар, мәдәни ландшафт, археологик тукталышлар һ.б.) һәм матди булмаган (гореф-гадәтләр, фестивальләр һ.б.) мәдәни-табигый мирасына йогынтысы:
  • мәдәни объектлар белән идарә итү/саклау/яклау мәсьәләләрендә финанс үзгәрешләре;
  • кешеләргә тәэсиренең нәтиҗәләре;
  • мәдәни объектларны саклау һәм карап тору системасы;
  • мәдәни объектларга җирле халыкны җәлеп итү өчен мәгълүмати технологияләр куллану;
  • пандемия чорында туристлар агымы кимү;
  • COVID-19 нәтиҗәләрен бетерү өчен кайбер илләрнең мәдәни объектларына мәдәни мирасны саклау чараларын, сәясәтен, махсус программаларны яки традицион методларын гамәлгә кертү.

Конференциянең максаты: тарихи-мәдәни мирасны актуальләштерү, саклау һәм аны туристлык-рекреация максатларында файдалануның иң нәтиҗәле формаларын сайлау белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен мәдәният һәм туризм өлкәсендә дәүләт һәм муниципаль учрежденияләр эшчәнлеге турында мәгълүматны һәм тәҗрибәне туплау.

Түгәрәк өстәлдә канашырга чакырабыз

  • Пандемия шартларында бөтендөнья мирасы
  • Бөтендөнья тарихи һәм табигый мирас объектлары белән туризм өлкәсендә идарә итү тәҗрибәсе
  • Татарстан Республикасында туган тел һәм халыклар берлеге елында материаль булмаган мәдәни мирасны саклау