Пыялага сурәт төшерү - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Пыялага сурәт төшерү, 6+

Мастер класс

Ислам мәдәнияте музее

60 мин.

Программаның тасвирламасы

Пыялага сурәт төшерү алымын үзләштереп һәркем пыяла өслеген чуар бизәкләр белән үзенчәлекли итеп бизи ала. Мастер-класста катнашучылар ваза, абажур, чәйнек, яки пыяла, фарфор тәлинкәдә искитмәле бизәкләр ясый ала.  Шулай ук бу эшнең асылына төшенергә теләүчеләр пыялага сурәт төшерү техникасы нигезләре белән танышачак һәм үз куллары белән стаканны бизәп карый алачак. Укыту витражлы буяулар һәм контуралар белән танышудан башлана.