«Талисман» күннән беләзек ясау буенча мастер-класс - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Талисман» күннән беләзек ясау буенча мастер-класс

Программаның тасвирламасы

Күн – үз кулларың белән бизәнү әйберләре ясау өчен менә дигән материал. Соңгы вакытта күннән ясалган эшләнмәләр популярлашып китте. Алар бик уңайлы һәм күн эшләнмәләр ярдәмендә кабатланмас образлар тудырырга мөмкин. «Осталар шәһәре» дип аталучы студиядә үткәрелүче мастер-класста сез үз кулларыгыз белән шәхси беләзек ясый аласыз. Шәхси исемле беләзек – менә дигән бүләк!

Мастер-класска түбәндәге телефон номерлары буенча алдан язылырга кирәк:
+7 (843) 567-80-37
+7 (843) 567-80-35