Сөенче-тирмә - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Программаның тасвирламасы

Мастер-класста катнашучылар борынгы күчмә халыклар торагының кечкенәйтелгән күчермәсен төзиячәк. Фетр, матур тасма һәм төрле төстәге шнурлар ярдәмендә һәркем тирмә-тартмачык төзи ала. Мастер-класс кысаларында катнашучылар күчмә төрки халыкларның торак төзү тәртибе, аның нинди өлешләргә бүленүе, ниләр булуы һәм йортны җыеп алу өчен күпме вакыт таләп ителүе турында беләчәк.

Тирмә-тартмачык яхшы бүләк һәм сувенир булачак.