Күңел гүзәллеге – матур язуда - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Күңел гүзәллеге – матур язуда, 0+

ЭШ РЕЖИМЫ

ДШ-ПҖ 10:00 — 18:00
ҖМ 11:00 — 20:00
ШМ-ЯКШ 10:00 — 18:00

Касса музейның эш сәгате тәмамланырга 15 минут кала ябыла

БӘЯСЕ

Керү билеты150
18 яшькә кадәр балаларга керү түләүсез

УРНАШУ УРЫНЫ

Күргәзмәдә Олеся Ереминаның (рәссам-каллиграф Владислав Геннадьевич Баранов классы) онлайн-мәктәбе укучыларының рус каллиграфиясе стилендә башкарылган, IX гасырдан алып Петр реформасына кадәр үсеш алган эшләре тәкъдим ителә: устав, ярымустав, кыска язу һәм бормалап язу. Күп кенә эшләр традицион халык рәсемнәре белән бизәлгән: уфтюж, гаютин һәм харов. Бизәкләп язу эшләрен иҗат итәргә авторларны беренче кулъязма китаплар рухландыра, алар өчен гуслиц орнаменты, иске басма, борынгы Византия һәм неовизантия стильләре хас.

Каллиграфия билгеле бер халыкның яшәү чорын һәм мәдәниятен генә түгел, ә рәссамның җан матурлыгын да чагылдыра. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән һәр эш – кешенең шәхси тарихы. Ни өчен кемдер рус бәйләме, устав яки ярымустав белән яза башлый? Һәркемнең үз сәбәбе. Кайберәүләр өчен бу акыл өчен күнегү, башкалар өчен җан азыгы, характер яки ихтыяр көчен чыныктыру алымы, ә кемдер шулай итеп генетик хәтерне уята һәм эчендә таяныч хисе барлыкка киттерә.

Күргәзмәдә барлыгы 29 эш тәкъдим ителгән. Аларны Россия һәм Финляндиядә яшәүче шулай ук традицион рус язуы белән мавыгучы 25 тән 70 кә кадәрге яшь аралыгына керүче авторлар башкарган. Катнашучылар арасында профессиональ рәссамнар да, кулларына каләмне беренче мәртәбә алучылар да бар. Авторлар аудиогид өчен үз эшләре турында кыскача хәбәрләр яздырган. Алар хикәяләрендә кулларына каләм алу сәбәбе, эш идеясенең ничек барлыкка килүе һәм бу шөгыльнең авторга нәрсә бирүе хакында сөйли.

Күргәзмә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларыннан борынгы рус сәнгатенең борынгы әйберләре белән тулыландырылган. Алар янәшә урнашып авторлар мөрәҗәгать иткән бу сәнгатьнең тамырларын күрергә мөмкинлек бирә.