Казан гасырлар манзарасында - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан гасырлар манзарасында, 0+

01.02.2023 - 21.01.2024

Гавами бинасы

ЭШ РЕЖИМЫ

ДШ-ПҖ 10:00 — 18:00
ҖМ 11:00 — 20:00
ШМ-ЯКШ 10:00 — 18:00

Касса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала алдан ябыла

БӘЯСЕ

Күргәзмәгә керү барлык категория кунаклары өчен бушлай

УРНАШУ УРЫНЫ

КҮРГӘЗМӘНЕҢ ТАСВИРЛАМАСЫ

Экспозициядә тәкъдим ителгән чакма таш, чукмар, билбау каптырмасы, Казан ханлыгы чорына караган кистән, Туктамыш хан чорына караган Алтын Урданың көмеш тәңкәләре, этнографик материаллар, документлар һәм башка уникаль археология предметлары аеруча игътибарга лаек. Татарстан Республикасы рәссамнарының әсәрләрендәге сәнгать образлары Казан тарихын яктырта, гасырлар дәвамында шәһәрнең үзгәрешен һәм үсешен күзәтергә мөмкинлек бирә.

Казан тарихының легендар сәхифәсен XVII гасырның билгесез рәссамы иҗат иткән «Сөембикә ханбикә улы Үтәмеш-Гәрәй белән» парсунасы һәм Кабан күле төбендә табылган XV гасыр казаны кебек раритетлар тасвирлый.

Россия мәдәнияте һәм сәнгате әһелләренең язмышлары һәм иҗаты шәһәр белән бәйле. Күргәзмәдә опера җырчысы Федор Иванович Шаляпин һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗаниның мемориаль предметлары тәкъдим ителә. Кулъязма китаплар һәм Коръәннәр татарларда алга киткән китап мәдәниятен сурәтли.

Татарстан Республикасының хәзерге рәссамнарының – Бакый Урманче, Равил Заһидуллин, Нияз Хаҗиәхмәтов, Фиринат Халиковның сынлы сәнгать әсәрләре Казанның вакыйгаларга бай тарихын күрсәтә. И. Фазылҗанов зәркән әсәрләрендә һәм Л. Фәсхетдинова алтын белән чигү эшендә татар халкының декоратив-гамәли сәнгатенең гасырлык традицияләрен дәвам итеп, югары осталыкларын чагылдыра.

Бу күргәзмә – Казан шәһәренең музей комплексы коллекциясе аша башкалабызны һәрьяктан тасвирлап бирә. Татарстан Республикасы башкаласының гасырлар аша алып килгән кыйммәтләре һәм иҗади мөмкинчелекләре белән тамашачыларны таныштыра.