11 мартта Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда «Чулпан Шәрифуллина һәм Әлфия Исхакованың шамаилләре» дип исемләнгән күргәзмә ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

11 мартта Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда «Чулпан Шәрифуллина һәм Әлфия Исхакованың шамаилләре» дип исемләнгән күргәзмә ачылды

Бүген, 11 мартта Ислам мәдәнияте музеенда «Чулпан Шәрифуллина һәм Әлфия Исхакованың шамаилләре» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәнең Россия халыклары мәдәни мирасы елында һәм Идел буе Болгары дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгында уздырылуы әһәмиятле.

Әлфия һәм Чулпан традицион татар шамаил сәнгатенең дәвамчылары. Осталарның һәркайсы Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә 20дән артык күргәзмәдә катнашкан. Алар Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзалары. Рәссамнарның иҗаты сәнгать белгечләре тарафыннан югары бәяләнә.

Әлфия Исхакова һәм Чулпан Шәрифуллинаның шамаилләрендә әйләнә-тирә дөньяны кабул итүдәге милли үзенчәлек чагыла. Һәр өлеш, өземтә, төсләр авторларның дини һәм фәлсәфи карашларын ачып бирә. Күргәзмәдә Коръән өзекләрен һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең әйткән сүзләрен киндер тукыма һәм кәгазьгә матур итеп язган иҗат әсәрләре дә тәкъдим ителә.

Күргәзмәнең ачылышына килгән кунакларны сәламләп Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов чыгыш ясады. Ильфар хәзрәт динебезне, динебезнең матурлыгын шамаилләр аша төрле ысуллар кулланып, башкаларга җиткергән өчен авторларга рәхмәт белдерде.

Күргәзмә авторларының остазы, Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, рәссам Исмәгыйлев Нәҗип Фәйзрахман улы гарәп каллиграфиясе традицияләрен торгызуның һәм шамаилләр булдыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Әлеге күргәзмәнең Идел буе Болгары дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгында уздырылуы аеруча әһәмиятле булып тора.

Күргәзмә 2022 елның май ахырына кадәр эшләячәк.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли