2022 елның 17 февралендә Чечен Республикасы музееның күргәзмәләр залында «Казан Кремле»музей-тыюлыгы җыелмасыннан «Коръән-аһәң нуры» күргәзмәсе ачыла - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

2022 елның 17 февралендә Чечен Республикасы музееның күргәзмәләр залында «Казан Кремле»музей-тыюлыгы җыелмасыннан «Коръән-аһәң нуры» күргәзмәсе ачыла

2022 елның 17 февралендә 17:00 сәгатьтә Чечен Республикасы музееның күргәзмәләр залында «Коръән-аһәң нуры» күргәзмәсе ачыла.

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан 2022 ел Россия халыклары сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Күргәзмә шушы ел кысаларына үткәрелә.

Проект «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы җыентыгының тарихи яктан әһәмиятле һәм сәнгатьчә бизәлгән кулъязмалары, гарәп телендәге Коръән басмаларының бай коллекциясе белән таныштыра.

Музей-тыюлык Коръәннәре коллекциясе 199  елда, Кол Шәриф мәчетенә нигез ташы салынгач, туплана башлый, ул чакта 500 дән артык саклау берәмлеге исәпләнә.

Борынгы кулъязмаларның күчермәләре һәм изге китапның факсимиль басмалары коллекциянең йөзек кашы булып санала. Бу басмалар дәүләт җитәкчеләре, Төркия, Катар, Палестина, Иран һәм башка мөселман илләренең күренекле иҗтимагый-сәяси, дин, мәдәният һәм фән эшлеклеләре тарафыннан бүләк ителгән.

Коллекциянең зур өлешен Коръәннең япон, кытай, урду, суахили, европа һәм башка телләргә тәрҗемәләре тәшкил итә.

Күргәзмәнең бер бүлеге Казан типографияләрендә XIX – XX гасыр башларында басылган гарәп графикасына багышланган. Казан мөселман дөньясында беренче басма Коръән шәһәре буларак билгеле. Килүчеләр инкыйлабка кадәр Казанда бастырылган Коръәнне, дини китапларны күрәчәк.

Коръән текстына хөрмәт нәзакәтле каллиграфия һәм текстны декорацияләү үсешенә китерде. Күргәзмәдә Төркия, Иран, Гарәп авторларының каллиграфик композицияләре тәкъдим ителгән. Аларда Коръән текстыннан ачык өзекләр һәм пәйгамбәребез Мөхәммәдне мактау сүзләре бар. Каллиграфиянең татар традициясе белән Татарстанның заманча рәссамнары ясаган шамаилләр (пыяла картиналар) аша танышырга була.

Чечен Республикасы мәдәният министры Айшат Рамзан кызы Кадыйрованың шәхси җыентыгындагы Коръәннәре Грозныйдагы күргәзмәне тагын да тулыландырды. Бу Чечен Республикасының беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт-Хаҗи Абдулхамид улы Кадыйровның XIX гасырга караган Коръәне, алтын зәркән тышлы бүләк Коръән һәм ике миниатюр Коръән.

«Коръән-аһәң нуры»  проекты 2015 елда башлап җибәрелде. 6 ел эчендә күргәзмә Мәскәү, Екатеринбург, Чиләбе, Пермь, Ульяновск, Төмән, Саранск, Татарстан шәһәрләрендә уңышлы узды.

«Коръән-аһәң нуры» күргәзмәсе мөселман мәдәниятенең төрле яклары белән таныштыра. Күргәзмәне Грозныйда яшәүчеләр һәм Чечен Республикасы башкаласы кунаклары җылы кабул итәчәк.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли