26 мартта Татарстанның Табигать тарихы музее Бөтендөнья су ресурслары көнен мавыктыргыч бәйрәм программасы белән билгеләп үтте - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

26 мартта Татарстанның Табигать тарихы музее Бөтендөнья су ресурслары көнен мавыктыргыч бәйрәм программасы белән билгеләп үтте

26 мартта Татарстанның Табигать тарихы музее Бөтендөнья су ресурслары көнен мавыктыргыч бәйрәм программасы белән билгеләп үтте.

Музей кунаклары Акватошка персонажы белән сәяхәткә барды. Су асты патшалыгында борынгы һәм хәзерге заманда яшәүчеләр белән танышты һәм суның гаҗәеп үзенчәлекләре турында күп кызыклы мәгълүмат белде.

Бәйрәмдә  «ЭкоЛогик Казан» проектын кысаларында «Табигать бүләге – суны саклыйк, яки су эзен ничек киметергә?» дип исемләнгән, эчә торган су байлыйларын нәтиҗәле файдалану мәсьәләләренә багышланган дәрес үтте.

Акварель рәсем сәнгате, йон белән рәсем ясау техникасы буенча мастер-класслар, экологик уеннар, квест, балалар арасында бүләкләр уйнату, «Зәңгәр тасма – 2022» Бөтенроссия яшьләр акциясе кысаларында «Зәңгәр тасма» флешмобы – болар барысы да өлкәннәрне дә, иң яшь катнашучыларны да битараф калдырмады.

Шулай ук бәйрәмдә Андрей Кашинның «Беломорский коктейль» су астында төшерелгән фотосурәтләр күргәзмәсен карарга мөмкин иде.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли