26 майда «Манеж» да кыллы квартетның «Шуберт. 14 нче квартет «Үлем һәм кыз» концерты узачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

26 майда «Манеж» да кыллы квартетның «Шуберт. 14 нче квартет «Үлем һәм кыз» концерты узачак

2023 елның 26 маенда «Манеж» да кыллы квартетның «Шуберт. 14 нче квартет «Үлем һәм кыз» концерты узачак. Башкаручылар – халыкара конкурс лауреатлары, Татарстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестры артистлары, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укытучылары «Казан триосы һәм дуслары»: Юрия Гәрәева – скрипка, Александр Дульнев – виолончель, СКга Ивлиева – скрипка, Кирилл Кәримов – альт.

Франц Шубертның 1824 елда язылган ре минор квартеты «Үлем һәм кыз» дип атала, һәм шулай ук Шуберт квартетның икенче өлешендә кулланган җыр да шул исемне йөртә. Бу бердәнбер очрак түгел: Шуберт камера-инструменталь музыкада үз вокаль әсәрләре темаларын күп тапкырлар кулланган. Мәсәлән, ла-минор квартеты музыкасы Шиллер шигырьләренә «Греция Аллалары» җыры һәм «Розамунда» драмасы музыка темаларына, ә атаклы Фореллен-квинтетының дүртенче өлеше К. Шубарт шигырьләренә «Форель» җыры темасына нигезләнә.

Кайчан:

26 май, 19:00

Бәясе:

өлкәннәр билеты – 500 ₽

студенты, пенсионеры – 450 ₽

18 яшькә кадәрге балалар – 400 ₽

Концертка билетны сылтама аша үтеп алырга мөмкин

Әлеге чарада Пушкин картасы нигезендә катнашырга мөмкин

Белешмәләр өчен телефон номеры:

+7 (843) 567-80-67

+7 (843) 567-80-68

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли