29 апрельдә 14:00 сәгатьтә Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда рәссам Илдус Мортазинның «Terra Bular» күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

29 апрельдә 14:00 сәгатьтә Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда рәссам Илдус Мортазинның «Terra Bular» күргәзмәсе ачылды

29 апрельдә 14:00 сәгатьтә Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда рәссам Илдус Мортазинның «Terra Bular» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга һәм Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышлана.

Түбән Кама рәссамы Илдус Мортазин – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, Россия рәссамнары иҗат берлеге әгъзасы. Халыкара һәм Бөтенроссия күргәзмәләрендә даими катнашучы.

Күргәзмәнең исеменең барлыкка килү тарихы үзенчәлекле. Ул Венгриядә XII гасырда язылган иншадан алынган. Анда ерак Terra Bular – Биләр җиреннән болгар-мөселманнарының венгрлар җиренә күчүе турында сөйләнә. Биләр – Болгар шәһәре, мәдәни үзәк һәм үз вакытының мегаполисы.

Илдус Мортазинның картиналарның төп жанрлары – тарихи һәм портрет, пейзаж һәм пастораль, баталь һәм иппик (атларга багышланган). Картиналардагы төп сюжет: болгарны Идел буена күчерү, болгар сугышчылары, тыныч тормыш, сәүдә итү, ислам динен тану. Күргәзмә авторы һәм кунаклар алдында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының М. Г. Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыклары өйрәнү үзәге җитәкчесе Миргалеев Илнур Мидхәт улы, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе әгъза-мөхбире, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының Урта гасыр археологиясе бүлегенең баш фәнни хезмәткәреХуҗин Фаяз Шәрип улы, Татарстан Республикасы Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мәхмүтов Айрат Гамир улы, Татарстанның халык рәссамы Вәлиуллин Фәрит Рәшит улы, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисе Шиабиев Альберт Хаҗинур улы, Түбән Кама шәһәренең комплекслы музей директоры Гатауллина Лилия Альберт кызы чыгыш ясады.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли