29 мартта 14:30 сәгатьтә Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда «Cәнгатьтә Көнчыгыш һәм Көнбатыш» лекциясе узачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

29 мартта 14:30 сәгатьтә Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда «Cәнгатьтә Көнчыгыш һәм Көнбатыш» лекциясе узачак

Фото: Андрей Титов

29 мартта 14:30 сәгатьтә Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда «Cәнгатьтә Көнчыгыш һәм Көнбатыш» лекциясе узачак.

Көнчыгыш һәм Көнбатыш халыкларының дөньяга карашларында нинди охшашлык бар? Нинди үзенчәлекләр һәм аермалыклар? Аларның рәсем сәнгатенә, матурлыкка һәм иҗатка мөнәсәбәтләре нәрсә белән аерыла?

Бу хакта Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда узучы «Мәдәниятләр багланышы» күргәзмәсе кысаларында рәссам Хәмзә Шәрипов белән фикер алышырбыз. Глобализм һәм сәнгатьне бердәйләштерү чорында мәдәниятләрнең үзара тәэсир итешүе һәм бер-берсен баетуы, урта мәдәният төшенчәсе һәм Татарстанда сәнгать үсешенең киләчәге турында сөйләшәчәкбез.

Лектор – Хәмзә Шәрипов, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан һәм Россиянең Рәссамнар берлеге, ЮНЕСКО халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе әгъзасы, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясенең мактаулы әгъзасы.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли