29 мартта Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда «Мәдәниятләр багланышы» күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

29 мартта Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда «Мәдәниятләр багланышы» күргәзмәсе ачылды

29 мартта Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда Раифа арт-фестивалендә катнашучыларның «Мәдәниятләр багланышы» дип аталучы сәнгать эшләре күргәзмәсе ачылды. 2021 елда фестиваль «Милләтара һәм динара татулыкны ныгыту» юнәлешендә Президент грантлары фонды конкурсында җиңүче булды.

Күргәзмәдә фестивальдә катнашучылар тарафыннан иҗат ителгән, мәхәббәт, мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек кебек гомумкешелек идеяләрен берләштергән 40 тан артык сәнгать эше тәкъдим ителә. Алар Татарстанның дини мәдәниятенең – ислам һәм православиянең – мөһим үрнәкләрен күрсәтүче төп ядкәрләре.

Шулай ук күргәзмә ачылышында яшь журналистлар, «Укучының мәдәни көндәлеге» проектында катнашучылар да булды. Алар башкалабыз һәм республиканың истәлекле урыннары белән таныштыра торган мәдәни блог алып бара, абунәчеләренә экскурсияләрдә ясалган фоторәсемнәрне күрсәтә, күргәзмәләргә, театрларга һәм музейларга сәяхәтләре турында сөйли.

Күргәзмә 2022 елның 17 апреленә кадәр дәвам итә.
Керү түләүсез.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли