2022 елның 3 июнендә 14:00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда «Ун васыять. Автор билгеле» дип исемләнгән күргәзмә ачыла - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

2022 елның 3 июнендә 14:00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда «Ун васыять. Автор билгеле» дип исемләнгән күргәзмә ачыла

2022 елның 3 июнендә 14:00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда «Ун васыять. Автор билгеле» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Дөнья мәдәнияте һәм диннәре тарихы музее фондларының (Дербент шәһәре, Дагстан Республикасы) күчмә күргәзмәсенең премьерасы Казанда «Иҗади кешеләр» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

«Ун васыять. Автор билгеле» – өч танылган авторның: Макс Эпштейн (Израиль), Джамал Ажигирей (Мәскәү) һәм Татьяна Ваганова (Майкоп) әсәрләре күргәзмәсе. Ниятебез буенча өч заманча авторны сайладык һәм аларга бер тема – ислам, яһүд һәм христианлык тәгълиматларын тәкъдим иттек. Изге китапларга нигезләнеп бу кануннарның авторының бер булуын исбат итә алабыз. Шуңа күрә алар эчтәлеге һәм күләмнәре буенча күп очракта туры килә. Алар 10.

Танылган Израиль рәссамы Макс Эпштейн «Кызыл сыерлар» дип аталучы серия булдырган. Кызыл сыерлар яһүдләр гыйбадәтханәсендә корбан дип саналучы хайваннар, ә композицияләрдә тасвирланган кешеләр параллель дөньяда диярлек яши. Алар борынгы яһүд теленең каллиграфик тексты кебек үк абстракт. Танылган рәссам, сугыш сәнгате буенча мастер, каллиграфия остасы Җәмал Аджигирей пастельләр сериясендә башкарылган әсәрләрендә үз күзаллауларын кеше куллары аша тасвирлый. Символлар һәм метафорларда төзелгән иҗади эшләр бик көчле йогынты ясый. Майкопта яшәп иҗат итүче дизайнер, педагог Татьяна Ваганова бу проект өчен иң гади материаллар – кәгазь һәм карандаш кулланып, дөньядагы бар нәрсәнең дә гади һәм гадел булуына басым ясый. Аның иҗат эшләре чагыштырмача шартлы, шуңа да карамастан һәр сурәт аша изге китапта бирелгән канунны аңлап һәм укып була.

Күргәзмә Казан Кремле җирлегендә Кол Шәриф мәчетендә ачыла. Казан Кремле ансамбле – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы һәйкәле; ул төрле мәдәниятләрнең һәм диннәрнең күпгасырлык үзара бәйләнешен сурәтли. Дагстан музее фондларыннан тәкъдим ителгән күргәзмә Ибраһим пәйгамбәрдән килгән диннәренең һәм аларның гореф-гадәтләренең безнең тормышыбызда үтеп керүе турында  уйланырга чакыра.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли