31 май көнне 15:00 сәгатьтә Туп утары музеенда «Морза Шереметевларның корал коллекциясе» күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

31 май көнне 15:00 сәгатьтә Туп утары музеенда «Морза Шереметевларның корал коллекциясе» күргәзмәсе ачылды

Казанда беренче тапкыр морза Шереметевларның корал коллекциясе тәкъдим ителде.

31 май көнне 15:00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Туп утары музеенда Түбән Новгород дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы фондларыннан «Морза Шереметевларның корал коллекциясе» күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән коллекция предметлары Россиянең иң борынгы хәрби хезмәт үтәүче нәселнең тарих сәхифәләрен ача. Коралларның мемориаль үрнәкләре Шереметевларның төп гаилә традициясен – Ватанга хәрби хезмәт итүне чагылдыра.

Экспозициядә Европа, Азия һәм Африканың төрле илләренең үз-үзеңне саклау кирәк-яраклары, салкын һәм утлы корал үрнәкләре тәкъдим ителгән. Аларны декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре: ефәк келәмнәре, декоратив панно, готик җиһазлар тулыландырыла.

Шереметевлар нәселенең бай коллекциясе экспонатлары сезне XVIII-XIX гасырга караган морзаларның көнкүреше дөньясы белән таныштырачак.

Күргәзмә 2022 елның 14 августына кадәр дәвам итә.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли